– Исәнме, дустым, – дип кочып алды аны шактый гына юанаеп киткән Зилә. Әйтерсең лә алар арасында бернинди ызгыш булмаган да биш ел буе күрешми тормаганнар. – Көчкә таптым адресыңны. Радельдән күпме сорадым, партизанмыни – бер сүз дә дәшми. Аптырагач, университетка барып белештем. Ерак туганым иде, мин әйтәм. Ашыгыч хәбәр җиткерәсем бар иде. Аптырата торгач, тәки бирделәр адресыңны. Туганым дип... Ялганламадым анысы үзе. Туганлаштык бит инде... Әйе... – шул урында Зилә төртелеп калды.
– Әйдә, аш бүлмәсенә уз, Зилә, чәй эчәрбез, – дип чакырды ни дип әйтергә дә белми аптырап калган Мәдинә.
– Әйе шул, чәй әйбәт булыр иде. Юлда тамагым кипте. Менә, күчтәнәчләр дә алып килдем, – дип Зилә пакетындагы торт, җиләк-җимеш ише күчтәнәчләрен өстәлгә төзде. – Болары – Аязга. Азрак кием-салым, уенчыклар, – дип зур гына пакетны Мәдинә янына куйды.
– Рәхмәт, Зилә. Кирәкмәс иде. Аязның бар әйбере дә бар...
– Син алай димәле, дустым. Мин синең белән дусларча, туганнарча димме... сөйләшергә килдем. Без бер-беребезгә чит кешеләр түгел бит. Кичер син безне, Мәдинә. Бигрәк тә мине. Ничә ел буе сине дошманга санап йөрдем. Мин бит... Синең белән яшәгәндә, Радель нинди тәртипле иде. Укуын да яхшы тәмамлады, эшләде дә. Әнә хәзер... Төннәр буе дуслары белән каядыр чуала. Ниндидер яшь студент кыз белән очраша башлаган.
– Мин Радельгә ачу сакламыйм, Зилә. Мин үзем аерылышырга теләдем. Үз яшендәге кызга гашыйк булган икән, нишләп мин аны көчләп янымда тотыйм?
– Соң... гашыйк булган дип. Ул бит аңа өйләнергә теләми. Тиз генә өйләнмим, рәхәтләнеп үзем өчен яшим ди бит, чукынчык.
– Син аның өчен кайгырма, Зилә. Радель – акыллы егет. Чынлап та, иртә гаилә корып, үзе өчен яшәргә өлгермәде ул. Азрак дуслары белән күңел ачсын. Начар юлга кереп китә торган егет түгел ул. Вакыты җиткәч, яңадан гаилә дә корыр, менә күрерсең.
– Мин бит... теге юлы... Моның шулай тәмамланасын сиздем. Сез өйләнешергә җыенгач. Шуңа каршы идем. Менә хәзер син дә ялгыз калдың. Җитмәсә бала белән... Ә вакытында үз тиңеңне тапкан булсаң...
– Мин бу хакта озак уйландым, Зилә, – диде Мәдинә, чынаякларга чәй өстәп. – Радель киткәннән соң башта миңа бик авыр иде. Төннәр буе елап чыктым. «Яшь егеткә кияүгә чыгып ялгыштым бугай», – дип уйладым. Тик азрак тынычлангач, бу уйларның ялган булуына төшендем, Зилә. Әйе, мин хәзер ялгыз калдым. Тик мин бәхетсез түгел. Радель белән бергә булган вакыт – минем гомеремнең иң бәхетле еллары. Әгәр яңадан кирегә кайтып тормышны үзгәртергә мөмкинлек бирсәләр дә, мин яңадан мәхәббәтемне сайлар идем. Мин беләм, Радель дә мине яратты. Без бергә бик бәхетле идек. Син хаклы, яшь аермасы безнең гаиләне җимерде. Мин – инде иллегә якынлашып килүче хатын. Радель – япь-яшь егет. Безнең дөньяга карашыбыз төрле. Алга таба аны үз янымда тотарга тырышсам, без барыбер бәхетле була алмас идек. Мин моны аңладым. Шуңа аны үз тормышымнан җибәрергә булдым. Мин аны хәзер дә яратам, Зилә. Шуңа аның бары тик бәхетле булуын телим. Ә мин аңа гомеремнең иң бәхетле мизгелләре, улым Аяз өчен бик рәхмәтле. Башкалар кебек булу өчен генә кияүгә чыгып, гомерең буе яратмаган кеше белән яшәүгә караганда берничә ел шашып яратып яшәвең мең артык.
– Без сине ташламабыз, Мәдинә. Аяз – безнең оныгыбыз бит. Кирәк булганда әйт. Һәрчак ярдәм итәрбез.
– Рәхмәт, дустым. Аллага шөкер, тормышыбыз җитеш. Безгә берни дә кирәкми. Теләгән вакытта Аязны килеп күрә аласыз.
Шулчак ишектә күзләрен уып басып торучы Аяз күренде.
– Тордыңмы, улым, – дип кочып алды аны Мәдинә. – Таныш бул улым, бу синең дәү әниең. Дәү әниеңне дә коч әле, улым.
– Дәү әни? – малай Зиләгә аптырап карады. – Минем дәү әнием дә бармыни? Ә нишләп ул элек килмәде?
– Дәү әниең дә, дәү әтиең дә бар, улым. Алар бик еракка киткәннәр иде. Менә хәзер сине сагынып кайтканнар. Моннан соң син алар белән еш күрешерсең, яме?
Малай куркып кына Зилә янына атлады. Тәүге тапкыр оныгын кочагына алган хатын шатлыктан елый иде.
ТӘМАМ.