MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
ХИКӘЯЛӘР (РАССКАЗЫ)

9 Oct, 17:37

Открыть в Max Поделиться

Йөрәгеңне тыңла (хикәя)
Лилия ЗАКИРОВА
2. (Ахыры.)
Гадәттәгечә лекцияләрдән соң Радель аны университет ишеге төбендә көтеп тора иде. Ишектә Мәдинә күренүгә, егет, кояштай балкып, аның каршысына йөгерде, иңеннән кочып алды.
– Син нәрсә инде, Радель. Студентлар күрсә? – дип ризасызлык белдерде хатын.
– Без шулай гомеребез буе кешедән яшеренеп яшәргә тиешмени, Мәдинәм? Мин бит сине яратам! Моның ни гаебе бар? – Радель, аптырап калган Мәдинәне кочагына алып, шашып-шашып үбә башлады.
– Радель, улым?!
Таныш тавышны ишетеп, Мәдинәнең йөрәге ярылырдай булып типте. Бу тавыш Зиләнеке иде. Әле генә бу дөньяда икәү генә булган кебек бер-берсенә сыенган пар, оят эштә тотылган кебек кызарынып, карашларын аска төбәде.
– Мәдинә? – улы белән үбешеп торучы хатынның кем булуын әле генә күреп алган Зиләнең ачудан маңгаена тир бәреп чыкты. – Нишләвең бу, Мәдинә?
– Әни? Син ни... чек монда... килеп чыктың? – көтелмәгән очрашудан Радельнең сүзләре өзек-өзек булып чыкты. – Икенча атнада үзем кайтам дип сөйләштек бит.
– Эш буенча килгән идем, улым. Беррәттән синең хәлне дә белеп чыгыйм дидем. Соңгы вакытта безнең янга сирәк кайта башладың. Менә нидә икән эш. Оят түгелме сиңа, Мәдинә?
– Син аны кайдан беләсең, әнием?
– Син берни дә белмисең, димәк. Шулайдыр шул, 18 яшьлек егетнең башын әйләндерер өчен дөреслекне яшергәндер. Син тулай торагыңа кайта тор, улым. Безнең Мәдинә апаң белән сөйләшәсебез бар.
– Мин беркая да китмим, – дип читлеккә эләккән җәнлектәй бөрешеп калган Мәдинәне иңеннән кочып алды егет. – Әйдәгез, бергә сөйләшәбез.
– Әниеңне тыңла, Радель, – диде Мәдинә, егетнең кулын читкә алып. – Безгә чыннан да сөйләшергә кирәк. Соңыннан барысын да аңлатырмын.
– Ярар, алайса, – сүз көрәштерүнең мәгънәсез булуын аңлаган егет читкә атлады. – Мин сиңа шалтыратырмын.

***

– Син башта миңа аңлатып кара, Мәдинә. Ничек шундый түбәнлеккә бара алдың? – дип ярсып кычкырды Зилә.
– Зилә, монда якында гына кафе бар. Әйдә, шунда кереп тыныч кына сөйләшик әле, зинһар.
– Шулайдыр шул. Студентларыңнан ояла торгансыңдыр. Синең кемлегеңне белсәләр, эшеңдә дә озак тотмаслар! – дип күңелендә булган усал сүзләрен кычкырса да, сүзсез калган Мәдинә артыннан атлады Зилә.
Кафега кереп утыргач та, сөйләшү тыныч кына бармады. Дустының Радель белән бер-берсен яратулары, аларның үзара мөнәсәбәте егетнең укуына комачаулык итмәве хакындагы сүзләрен ишетергә дә теләмәде Зилә.
– Ни кирәк сиңа минем малайдан? Бала гына бит әле ул. Яратуның ни икәнен аңларлык яшьтәмени? Мин аңа баламның укуында ярдәм итүен үтенеп хатлар язам, ә ул мәхәббәт уены уйнап ята. Кырык яшеңә җитеп, япь-яшь баланың башын әйләндерү оят түгелме сиңа?
– Син Ришатны яратасыңмы? – дип сорады Мәдинә, күпмедер сүзсез торгач.
– Яратам. Тик син андый тозсыз сорауларың белән минем башны бутарга уйлама. Беренчедән, Ришат минем улым яшендә түгел. Без гаилә корып кеше төсле яшибез. Ә сез?
– Ә безгә ни булган? Безнең мәхәббәткә хакыбыз юкмыни соң? Мәхәббәтнең яше юк, дустым. Мин дә үземнән ике тапкыр яшьрәк егеткә гашыйк булырмын дип башыма да китермәдем. Ә аны очраткач, томышым бөтенләй үзгәрде. Аңлыйсыңмы, дустым, мин чын яратуның ни икәненә Радель белән танышканнан соң гына төшендем. Радельның синең улың икәнен белмәдем...
– Телисеңме, улыбызны тынычлыкта калдыруың өчен без сиңа акча түлибез, – дип тавышын баса төште Зилә. – Йә, әйт, күпме кирәк?
– Их, Зилә... Син мине аңлый алмаячаксың. Кичер мине, дустым... Шуны бел: мин синең улыңны чынлап яратам. Тик мин син әйткәнчә юри аның башын әйләндермәдем. Әгәр барысын да белгәннән соң да, миннән баш тартмаячак икән, мин дә бәхетем өчен көрәшәчәкмен, – Мәдинә кисәк кенә урыныннан торды да, тәмам аптырашта калган дусты белән хушлашмыйча, кафедан чыгып китте...
Ул кичне Радель Мәдинәгә шалтыратмады. Төне буе телефонныннан күзен алмый шалтырату яисә СМС көткән хатын икенче көнне түзмәде, үзе егетнең номерын җыйды. Тик сөйгәне белән сөйләшә алмады ул. Радельның телефоны сүнгән иде... Мәдинә ни уйларга да белмәде. Берничә көн элек үзе араларын өзәргә теләгән булса, хәзер

607 25
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat