инде сөйгәненең шулай сүзсез-хәбәрсез югалуы аның йөрәген әрнетте. Әнисен тыңлап, аерылышырга уйласа да, һичьюгы бу хакта әйтергә, аңлашырга була иде бит. Мәхәббәттән алай куркакларча качмыйлар. Ә бәлки... Бәлки, Радель Мәдинәне бөтенләй яратмагандыр... Бу хисләр бары тик вакытлыча мавыгу гына булгандыр... Хатын ачудан телефонын читкә томырды да күз яшьләренә ирек бирде...
***
– Әнием, бу чәчәкләр сиңа, дөньядагы иң-иң матур әнигә, – малай кулларындагы бәләкәй кәгазь чәчәкләрне әнисенә сузды. – Без аларны бакчада ясадык.
– И, рәхмәт инде, улым. Бигрәк матур чәчәкләр.
– Син алардан да матуррак.
– Каян болай сөйләргә өйрәндең соң, Аяз? Кем өйрәтте сине?
– Әти гел шулай әйтә: безнең әниебез дөньяда иң матуры, ди.
– Ул әйткәч, дөрестер инде, улым.
– Ә без хәзер өйгә кайтабызмы, әнием?
– Нишләп алай дип сорыйсың, улым? Кайтасың килмиме әллә?
– Килә. Тагын паркта уйныйсым килә. Шикәрле мамык һәм туңдырма ашыйсым килә! Карусельдә дә әйләнәсем килә!
– Ай-һай, планнарың зурдан икән синең, улым, – диде Мәдинә, елмаеп. – Ярый соң, алайса, әтиең кайтканчы, азрак паркта йөрик. Көне дә бик матур.
– Ур-ра! Узган атнада әйләнгән карусельда әйләнермен әле, яме? – Аяз, сикерә-сикерә, машинага таба йөгерде. Улының шатлануын күреп, Мәдинәнең дә кәефе күтәрелеп китте.
«Әле ярый, теге вакытта, кеше сүзеннән куркып, мәхәббәтемнән баш тартмадым, – дип үзалдына уйланды ул, машинасын кабызганда. – Бу бәхетле тормышны төшемдә дә күрмәгән булыр идем».
...Берничә көн югалып торганнан соң Радель аны үзе эзләп тапты ул вакытта.
– Мәдинәм, зинһар, гафу ит. Әни мине өйгә алып кайтып китте дә телефоннын симкасын бөтенләй яшереп куйды. Көннәр буе синең белән араны өзү, укырга башка шәһәргә күчү турында сөйләнделәр. Бүген көчкә алар яныннан чыгып киттем. Әти соңыннан: «Ярар, үз тормышыңны үзең хәл ит, ләкин сүзебезне тыңламаган очракта башка бездән ярдәм көтмә», – дип юллык акча бирде. Әйдә бүген үк ЗАГСка гариза язабыз, ә? Син минем тулай торакта яшәвемә, стипендиям аз булуга карама. Мин иртәгә үк эш эзли башлыйм. Икебезгә җитәрлек акчаны каян да табармын.
Кайгырудан күзләрен сагыш баскан Мәдинә, ризалыгын белдереп, сүзсез генә баш какты.
Туйны зурлап үткәрмәде алар. Радельнең әти-әнисе чакырган очракта да килмәячәге көн кебек ачык иде. Мәдинә кечкенәдән әтисез үсте. Әнисе дә берничә ел элек вафат булды. Иң якын дусларын гына чакырдылар да язылышканнан соң бергәләшеп ресторанга киттеләр. Инде ак күлмәкләр киеп кияүгә чыгудан күптән өметен өзгән Мәдинә бик бәхетле иде ул көнне.
Туйдан соң Радель Мәдинәнең фатирына күченде. Хатын фатирында яшәү ирләрчә түгел дип карышса да, Мәдинә үзенекендә нык торды. «Гаилә булгач, ирнеке-хатынныкы юк. Яши-яши зуррагын да алырбыз. Фатир була торып кешенекен яллап яшәү – җүләрлек». Шулай матур гына яшәп киттеләр.
Алга таба тормышлары әкрен генә үз җаена акты. Бер карасаң, гади генә яшәде алар. Мәдинә балага узганнан соң Радель читтән торып укуга күчте, бер шәхси фирмада эшли башлады.
Эштән арып кайткан ирен Мәдинә тәмле ашлар белән каршылады. Сирәк кенә кино, театрларга йөрделәр. Бала туганнан соң күңел ачулары бергәләп урамда яки паркта йөреп керүдән узмады. Радельнең әти-әнисе алар йортына аяк басмады. Аязны чит кешегә калдырып күңел ачып йөрергә Мәдинә үзе теләмәде. Тик менә шул көндәлек мәшәкатьләр, йокысыз төннәрдән дә тәм таба белде Мәдинә. Ярты ел гомерен ялгызы яшәп, күңелендә җыелган бар наз-мәхәббәтен гаиләсенә бирде. Радель эштән кәефсез кайткан вакытларда да җылы сүзе, назлы карашлары белән сөеклесенең күңелен җайлый белде. Радель дә әйбәт ир булып чыкты. Баштарак Мәдинәдән иптәш кызлары: «Студент егеткә кияүгә чыгып, зур бала карап ятасың бар әл», – дип дусларча көлсәләр, гаиләсе өчен уку өстенә көннәр буе эшләп, кичләрен бала тәрбияләргә дә ярдәм иткән ирне күреп, тел генә шартлаттылар. Әйе, гади генә булса да, аларның тормышлары күпләрне көнләштерелек иде. Бервакытта да чынлап торып сүзгә килгәннәре булмады. Бер-берсен күз карашыннан ук аңлыйлар. Кирәк вакытта Мәдинә сабыр була белде, иренә укуында да һәрчак