MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
ХИКӘЯЛӘР (РАССКАЗЫ)

9 Oct, 17:37

Открыть в Max Поделиться

ярдәм итте, төпле киңәшен бирде...
– Әни-и-и, кара мин ничек очам! – канатлы атка атланып, карусельдә әйләнгән Аязның шатлыклы тавышы Мәдинәне уйларыннан бүлдерде. Аларның мәхәббәт җимеше – уллары ике тамчы судай әтисенә охшаган. Күзләре генә Мәдинәненке сыман яшькелт төстә.
Шулчак Мәдинәнең карашы ерактан аларга таба атлаучы ир-атка төште. Тукта, Радель түгелме соң бу? Эш урыны бу тирәдә түгел. Паркка баруларын шалтыратып та әйтмәде Мәдинә. Эшеннән бүлдерергә теләмәде. Каян белеп килде икән? Аларга таба атлаган Радель кинәт башка якка таба борылды һәм, каяндыр килеп чыккан яшь кенә кызны култыклап, китеп тә барды. Мәдинә ни уйларга белмичә тораташтай катып калды...

***

– Кем ул? – авыр сөйләшү алдыннан улын күрше кызына калдырган Мәдинә табын артына утырганнан соң сүз башлады.
– Кем турында сөйлисең, бәгырем? – дип аңламаганга салышты ир. – Аяз кайда?
– Мин сезне бүген паркта күрдем... Эш буенча очрашу дип ялганлап маташма. Мин беркатлы кыз бала түгел.
– Син минем арттан күзәттеңме? – Радельның күз карашы усалланды. – Кешенең шәхси пространствосы булырга тиешлеге хакында ишеткәнең бармы синең?
– Син аны яратасыңмы? – Мәдинә үзен тыныч тотарга тырышты.
– Тыңла әле, Мәдинә, – Радельның тавышы йомшара төште. – Безнең арада берни дә булмады. Ант итәм, мин сиңа хыянәт итмәдем.
– Ә чит кызлар белән кочышып парк буйлап йөрү – хыянәт түгелме? Синең өчен нәрсә соң ул хыянәт?
– Аңламаганга сабышма инде, бәгырем. Минем ни турында әйтергә теләгәнемне син болай да бик яхшы аңлыйсың.
– Син аны яратасыңмы? – хатын сорауны тагын кабатлады.
– Юк, мин аны яратмыйм! – ир урыннан сикереп торды. – Тик мин мондый тормыштан да туйдым. Эш, өй, кичке аш. Көн саен бер үк хәл. Ни генә эшләргә тотынсам да, син алдан ук ничек булачагын беләсең, барысын да синең план буенча эшлибез. Юк, мин сине гаепләмим. Син – бик әйбәт хатын. Бер генә дә килмәгән ягың юк. Тик миңа болай яшәү кызык түгел, аңлыйсыңмы? Минем тормышымны үзем, синең киңәшләреңнән башка хәл итәсем, кайчак туйганчы күңел ачасым килә. Арыдым мин, Мәдинә, – Радель куллары белән башын кысты. – Кичер мине, зинһар. Мин үзем дә буталып беттем. Аз гына вакыт бир миңа. Башка ул кызның янына да килмәм. Бу бары тик вакытлы мавыгу гына иде. Кичер...
...Икенче көнне Радель өйгә таң белән генә кайтты. Бәйрәмнәрдә дә шәрабтан башка исерткеч эчемлекләр капмаган ир шыр исерек иде. Төне буе елап чыккан Мәдинә аңа бер сүз дә әйтмәде. Аягында көчкә басып торган иргә кереп ятарга ярдәм итте дә ярсып-ярсып Радельнең киемнәрен чемоданга тутырды.
Ир уянганда, Аяз бакчада иде әле.
– Кичәге сөйләшүдән соң бик авыр булды, Мәдинә, – диде ул хатыны пешергән тавык шулпасын ашаганнан соң. – Дус малайлар белән азрак ял иттек. Валлаһи дип әйтәм, бусы азаккысы-соңгысы. Кичер мине...
– Мин сиңа үпкәләмим, Радель. Тик башкача болай яши дә алмыйм. Әйдә аерылышабыз. Синең үз тормышың, минем – үземнеке.
– Ә бала?
– Аязны теләгән вакытыңда килеп күрерсең. Бергә яшәмичә дә менә дигән әти булып була.
Ни гаҗәп, Радель берни дип тә җавап бирмәде. Тыныч кына Мәдинә җыеп куйган чемоданын алды да ишеккә таба атлады.
– Хуш, Мәдинә!
– Сау бул! – ирексездән күзеннән атылып чыккан күз яшьләрен күрсәтмәс өчен, Мәдинә урыннан тормады. Радельның ишек япканын көтте дә өстәлгә капланып үксеп елап җибәрде.
Радель киткәннән соң Мәдинә янәдән эшкә чыкты. Студентлар арасында кайнашып, буш вакытында Аязны цирк, зоопарк ише җирләргә йөртеп, күңелсез уйларга бирелеп утырырга вакыты да калмады.
Аерылышу турындагы күңелсез уйлар тәмам онытылды дигәндә, аны балачак дусты Зилә эзләп тапты. Ял көне иде. Аяз торганчы дип, иртәнге аш әзерләп йөргән Мәдинә, кыңгырау тавышын ишетеп, аптырап калды. «Кем йөри икән шулай иртән? Берәрсе ялгышып баскандыр инде», – дип уйлап, ишекне ачып җибәрсә, кулларына берничә пакет күтәреп килеп кергән Зиләне күреп аптырап калды.

545 26
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat