MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
Тормыш җилләре

21 Sep, 08:55

Открыть в Max Поделиться

СЕЗ ДӘ СИЗМӘДЕГЕЗМЕ?😉

https://max.ru/ometufa

Бу гомернең узуларын
Сез дә сизмәдегезме?
Берәр заман картаермын
Диеп белмәдегезме?!

Вакыт-вакыт караштырып
Алыгызчы көзгегә.
Күрәсезме, шул көзгедән
Кем карап тора сезгә?!

Чәчләрендә көмеш кырау,
Сырлар - авыз кырында.
Муен белән чагыштырсаң,
Сырлар әле ерунда!

Маңгай, борын тирәсе дә
Сырлар белән капланган...
Яшьлектән хатирә булып
Тик күздә очкын калган.

Йөрәк әле тибә кебек,
Ныклап тыңлап карасаң...
Кешедән яхшы түгел, дип,
Баш тартабыз таяктан.

Күзлек кирәк түгел, дибез,
Китап укый башласак...
Күз алдында гына торган
Кием-салым тапмасак.

Һаман да өмет итәбез
Алда гомерләр барга.
Елмайган, көлгән булабыз,
Бирешми аһка, зарга.

Хыяллар корган булабыз
Бәхетле киләчәккә.
Хыяллардан ни мәгънә бар,
Буй җитмәгәч терсәккә.

Кайчан үткән соң бу гомер,
Үткәнен сизенмәслек?
Эзләп-эзләп табам димә,
Кайларга качкан яшьлек.

Дөнья артыннан куганда
Күрми үтеп кителгән.
Дача, өйләр салган чакта
Көлеп торгандыр миннән.

...Картаябыз, картаймаска
Никадәр теләсәк тә...
Һаман ышанып яшибез
Бәхетле киләчәккә!

Шәмсия Җиһангирова.
__________
Ошаса, 👍 куегыз, дуслар!

ШУНДЫЙ МАТУР ШИГЫРЬЛӘР, КЫЗЫКЛЫ ЯЗМАЛАР УКУ ӨЧЕН "ӨМЕТ" КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ👇 https://max.ru/ometufa

4.3k 197
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat