Ихлас уйларым
Бу беркатлы диеп уйламагыз,
Аңламый дип һичбер нәрсәне.
Кемгә ничек,артык кыйланмыйча-
Миңа ошый шулай яшәве.
Сез дусларга шәрран ачык дөньям-
Юктыр яшерәсе серләрем.
Дуслык хисе,самимилек белән
Сугарылган минем йөрәгем.
Ургып торган чишмә суы төсле
Саф,эчкерсез минем уйларым.
Алдашусыз,ихлас аңлашуда
Яме дә бит аның дөньяның.
Сезнең өчен,дуслар,күңелемдә
Ниятем юк алай яшерен.
Уйлаганны сөйләп,әртистләнми
Сезнең арагызда яшимен.
Ф.Давлетбаев
Бу беркатлы диеп уйламагыз,
Аңламый дип һичбер нәрсәне.
Кемгә ничек,артык кыйланмыйча-
Миңа ошый шулай яшәве.
Сез дусларга шәрран ачык дөньям-
Юктыр яшерәсе серләрем.
Дуслык хисе,самимилек белән
Сугарылган минем йөрәгем.
Ургып торган чишмә суы төсле
Саф,эчкерсез минем уйларым.
Алдашусыз,ихлас аңлашуда
Яме дә бит аның дөньяның.
Сезнең өчен,дуслар,күңелемдә
Ниятем юк алай яшерен.
Уйлаганны сөйләп,әртистләнми
Сезнең арагызда яшимен.
Ф.Давлетбаев