"Йөрәгеңә якын алма!"дисең
Ничек алмыйм...Мин йөрәксез түгел ләбаса
Һәр әйткән сүз йөрәк аша үтә
Авырлары,хаксыз булганнары
Яралый да аны елата...
Көтелмәгән чакта башкаларның
Мәгънәсез,саксыз гамәле
Тормышыңның астын өскә каплый
Ышанычың таптый бер мәлне..
Ә ышаныч инде кими бара
Кешеләрне күпкә якын белә башлагач..
Бу дөньяда яшәү авырлаша
Икейөзле була алмагач....
Тормыш юлын үтү бигрәк кыен
Нәкъ башкалар төсле булмагач...
Үз дигәнгә ирешерлек итеп
Намус төшенчәсен сатмагач...
Югарыга менү бигрәк читен...
Күңел сафлыгыңны җуймагач.
Синең дөреслегең кемгә кирәк?
Барбер аны ялган каплагач...
Күңелеңнең моңын кем ишетсен
Юк күзеңә карап әйтүче.
Борылып киткәч кенә синең арттан
Сөйләнергә ярата бит кеше...
Йөрәккә бик якын алына
Уйландыра тормыш,яшәеш...
Дөрес яшим дигән кешеләргә
Кыен икән яшәү шул рәвеш...
В.Мәхмүтова
Ничек алмыйм...Мин йөрәксез түгел ләбаса
Һәр әйткән сүз йөрәк аша үтә
Авырлары,хаксыз булганнары
Яралый да аны елата...
Көтелмәгән чакта башкаларның
Мәгънәсез,саксыз гамәле
Тормышыңның астын өскә каплый
Ышанычың таптый бер мәлне..
Ә ышаныч инде кими бара
Кешеләрне күпкә якын белә башлагач..
Бу дөньяда яшәү авырлаша
Икейөзле була алмагач....
Тормыш юлын үтү бигрәк кыен
Нәкъ башкалар төсле булмагач...
Үз дигәнгә ирешерлек итеп
Намус төшенчәсен сатмагач...
Югарыга менү бигрәк читен...
Күңел сафлыгыңны җуймагач.
Синең дөреслегең кемгә кирәк?
Барбер аны ялган каплагач...
Күңелеңнең моңын кем ишетсен
Юк күзеңә карап әйтүче.
Борылып киткәч кенә синең арттан
Сөйләнергә ярата бит кеше...
Йөрәккә бик якын алына
Уйландыра тормыш,яшәеш...
Дөрес яшим дигән кешеләргә
Кыен икән яшәү шул рәвеш...
В.Мәхмүтова