Кеше, ниндидер бер аңлаешсыз хәлдә калгач, аптыраганнан күрәзәчегә бардым, ди. Күңелен билгесезлек борчыганда, ул нишләргә тиеш?
– «Локман» сүрәсендә: «Бер җан иясе дә иртәгә нәрсә эшләячәген белми», – диелә. Әлеге аятьтә «иртәгә» дигән сүзе киләчәкне аңлата. Шушы аятьтән чыгып, бер адәм баласы да һәм шулай ук җеннәр дә киләчәктә нинди гамәл кылачагын әйтә алмый. Бу аять күрәзәчеләрнең, астрологларның киләчәк турында әйткән сүзләре ялган икәнлеген күрсәтә.
Шуңа күрә дә мөселман кешесенә аларның янына барырга һәм сүзләренә ышанырга ярамый. Авыр хәлдә калганда, Аллаһка дога кылып ярдәм сорарга тиешбез. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.с.) безне күрәзәчеләргә барудан тыйды. Чөнки алар яшерен нәрсәне, киләчәкне белә алмый. Аларның сөйләгән сүзләре – ялган. Алар халыкны алдалап акча эшли, кешеләр арасын боза. Шуның белән бик күп туганнарның, күршеләрнең, ир белән хатынның, килен белән каенананың араларын бозып бетерделәр.
Алар бөтенесе дә бер үк сүзне сөйли: «сине фәлән кеше бозган, фәлән кеше сихерләгән». Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.с.) әйтте: «Кем дә кем күрәзәчегә барып, аннан берәр нәрсә турында сораса, аның 40 көн буе намазы кабул булмый». Башка бер хәдистә Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.с.): «Кем дә кем яшерен нәрсәләр турында сөйләүче «гарраф» яки киләчәк турында хәбәр итүче «кәһин» янына барып, аның әйткән сүзләренә ышанса, ул Мөхәммәд Пәйгамбәргә иңдерелгән Коръәнне инкяр иткән була», – диде.
Кайбер вакытта күрәзәче кешенең нинди авырулар белән авырганын, тормышында нинди вакыйгалар булуын дөрес әйтергә мөмкин. Ләкин ул бу мәгълүматны шайтаннар аркылы ала. Һәр кеше белән бер шайтан ияреп йөри. Ул шайтан кеше турында бөтен нәрсәне белә. Күрәзәче шушы шайтан аркылы кешенең үткән тормышы турында сөйли башлый. Кайчан һәм кайда үләчәгебез дә билгесез.
Аллаһы Тәгалә, Үзенең хикмәте белән, кешедән үлем килү вакытын яшерде. Адәм баласы дөньяга сынау өчен туа, бу – Аллаһның билгеләгән кануны. Әгәр дә Ул һәр кешегә дә кайчан үләчәге турында хәбәр итсә, сынау кануны юкка чыгып, кешенең дөньяда яшәвенең мәгънәсе калмый.
(Алмаз хәзрәт Сафин белән әңгәмәдән)