MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
ДОГАЛЫ ЙОРТ

7 Oct, 17:01

Открыть в Max Поделиться

Пост удален из Max 7 Oct, 17:03

Барыбызның да мул тормышта рәхәт яшисе килә һәм шуңа омтылабыз да. Әмма байлыкка ирешү юлы һәр кешенең төрлечә. Хәләл һәм хәерле байлыкка ирешү өчен нәрсә эшләргә кирәк? Диндә аңа мөнәсәбәт нинди? Йосыф хәзрәт Дәүләтшин белән без бай булу серләре турында сөйләштек.
 
– Хәзрәт, Аллаһ безгә дигәнне, безнең ризыкны алдан язып куйган, барыбер артыгын бирми дип кул кушырып утыру дөресме?
– Әлбәттә, һәрбер ризык бер Ризыкландыручы Аллаһ кулында. Ул язганы килми калмый, ул язмаганы, сынсаң да, ватылсаң да, кесәңә керми. Әмма Аллаһ куйган тормыш кагыйдәләре Ул язган ризыкларны маңгай тире белән хезмәт итеп табарга чакыра. Күктән алтын да, көмеш тә яумый. Икесен дә кулыңа корал алып, хезмәт аша казып чыгарырга кирәк. Шөкер, ислам дине кешенең хезмәт итүен, һөнәрчелек белән шөгыльләнеп хәләл ипиен эзләвен гыйбадәт дәрәҗәсенә күтәрә. Ирнең гаиләсенә алып кайткан ризыгы да, сарыф ителгән акчасы да сәдакадан китә.  
 
– Ни өчен кайберәүләр бик тырышса да, аңа акча авырлык белән килә?
– Аллаһ ризыкларны хикмәте белән төрлечә бүлә. Берәүнең гыйлемгә хирыслыгы күбрәк була. Кемгәдер саулыкта, кемгәдер балаларда, кемгәдер мал-мөлкәттә өстенлек бирә. Пәйгамбәребез (с.г.с.): “Кем ни өчен яратылса, шул эшендә җиңеллек табар”, – дигән. Малның кешегә авырлык һәм җиңеллек белән килүләре бик күп сәбәпләр белән бәйле. Тик дөньяда һәр рәхәтнең артында михнәт тора. Җиңел акчаның кадере юк. Тир түгеп эшләгәннән соң ипи дә тәмлерәк, көне буе эшләп арганнан соң йокы да татлырак була. Бүген өлкән кешеләрдән: “Элек ипиләре тәмле була иде. Шул ипине бер генә кабып карыйсы иде”, – дигән сүзләр ишетергә туры килә. Беренчедән, яшьлек хатирәләре һәрвакыт тәмле була. Икенчедән, ул вакытта ашарына булмаган. Ипие эләксә дә бәйрәм булган. Өченчедән, кеше җәяү йөргән, авыр хезмәт башкарган. Хәзер транспорт йөртә, коробка автомат, керне машина үзе юа, үзе чайкый, үзе сыга, киленнәргә токмачны да кисеп бирәләр. Эшләп ачыккач, ипи бик тәмле булып истә калган.
 
– Психологлар, акчадан курку, акчасызлык геннан килә, диләр. “Акча акчага килә” дигән гыйбарә дә бар. Диндә боларга аңлатма бармы?
– Бүген “Форбс” битләренең түрендә торган күп кенә байларның миллиард долларлары аталарыннан калган байлык түгел. Күбесе тормышның ачысын-төчесен күреп, михнәт кичереп, ахырдан зур хезмәтләр кылып баеган. Күбебез яратып кулланган бер мессенджер программасына нигез салган Ян Кум туксанынчы елларда әнисе белән Киевтан Калифорниягә күчеп китә. Иң башта ул азык-төлек кибетендә идән юып йөри. Бүген аның 10 миллиард доллар акчасы бар. Атадан калган акча дип булмый һәм мондый мисаллар аз түгел. Әлбәттә, бай ата баласын да бай итәргә тырыша. Аңа яхшы белем бирә, үсү өчен мөмкинлекләр тудыра. Шулай да, атадан калган малга кәе-сафа корып, теләсә ничек таратып, ахырдан хәер сорашуга калган балалар да аз түгел. 
 
– Затлы машинада йөрү, иркенрәк яхшырак йортта яшәү, кыйммәтле киемнәр киюгә ислам дине ничек карый?
– Бервакыт пәйгамбәр янына таушалган киемнәрдән бер кеше килгән. Ул аннан: “Синең байлыгың бармы?” – дип сораган. Ул: Әйе”, – дигән. Пәйгамбәр янә: “Нинди байлыкларың бар?” – дип сораган. Ул: “Аллаһы Тәгалә миңа төрлесеннән бирде. Сарыклар да, дөяләр дә”, – дип җавап биргән. Шулвакыт пәйгамбәр: “Әгәр Аллаһ сиңа мал бирсә, Аллаһының сиңа булган нигъмәтенең һәм юмартлыгының әсәре күренсен”, – ди.
Хәленнән килгән кеше киндер капчыкка төренеп, ямаулы чалбар киеп йөрергә тиеш түгел. Әмма кешенең башкадан яхшырак атта йөрүе, затлы киемнәргә төренүе үзен башкалардан өстен тотуга, тәкәбберләнеп йөрүгә китермәсен. Чөнки арзанлырак атта йөрүче, кечкенәрәк йортта торучы синнән хәерлерәк кеше булырга мөмкин.
 
Дилбәр Гарифуллина

117 2
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat