Өлкәннәргә хөрмәт — киләчәккә үрнәк! 🍂
«Лачын» боз сараенда Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан бик җылы һәм истәлекле чара узды. Бу көнне бер табын артында озак еллар балаларга физик тәрбия биргән, спорт өлкәсендә фидакарь хезмәт куйган ветеран-тренерлар, спорт мәктәбе коллективы җыелды.
Бәйрәм кунакларын ихлас котлау сүзләре белән Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Дилбәр Әнвәрова; район мәгариф бүлеге җитәкчесе Раниза Шакирова, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айгиз Мәгданов, спорт мәктәбе директоры, физик культура һәм спорт отличнигы Рамил Галиев тәбрикләде.
Чара җыр-моңнар, күңелле хатирәләр белән үрелеп барды. Бу очрашу — өлкән буынга булган олы хөрмәт билгесе генә түгел, ә яшь буын өчен дә зур үрнәк.
Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле — спорт мәктәбендә озак еллар намуслы хезмәт куйган ветераннарны бүләкләү булды. Рамил Әхмәт улы һәркайсысына аерым рәхмәтләрен җиткереп, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Кадерле ветераннарыбыз, сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм күңел тынычлыгы телибез! Сезнең хезмәтегез — безнең горурлыгыбыз! 💐