Ленар Зарипов: Укытучы — ул шәхесләрне формалаштыручы олы остаз!
Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Мөгаллимнәребезне район башлыгы Ленар Зарипов тәбрикләде, , төрле өлкәләрдә фидакарь хезмәт куйган педагоглар хөрмәтләнде.
Әлеге изге теләкләргә без дә кушылабыз. Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезгә гаилә иминлеге, сәламәтлек һәм бәрәкәт телим. Укучыларыгызның уңышлары — сезнең хезмәтегезгә бирелгән иң югары бәя булсын!

"Кеше гомерендәге һәр уңышның нигезендә укытучының тырышлыгы, аның җан җылысы ята. Мәктәп еллары күптән артта калса да, мин үзем дә укытучыларымны һәрвакыт сагынып, зур хөрмәт белән искә алам. Алар безгә белем генә түгел, яшәү дәресләре дә бирделәр.
Педагог хезмәте — чиксез сабырлык таләп итә торган изге эш. Бүген сез заман таләпләренә яраклашып, үз эшегезне югары профессиональ дәрәҗәдә башкарасыз. Моның ачык дәлиле — укучыларыбызның уңышлары: 2025-2026 уку елында гына да алар олимпиадаларда 157 призлы урын яулады! Бу — сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсе.
Аерым рәхмәт сүзләрен районыбыз мәгариф системасының нигезен салган хөрмәтле ветераннарыбызга юллыйм. Бүгенге уңышлар — сезнең бай тәҗрибәгез җимеше" дип искәртте Ленар Рафак улы
Әлеге изге теләкләргә без дә кушылабыз. Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезгә гаилә иминлеге, сәламәтлек һәм бәрәкәт телим. Укучыларыгызның уңышлары — сезнең хезмәтегезгә бирелгән иң югары бәя булсын!