🇷🇺 Район башлыгының урынбасары Фәрит Зәһретдинов махсус хәрби операциядә илебез иминлеген саклаган 1232 Казан полкы җитәкчелегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Әлеге рәхмәтне, егетләребез белән даими элемтәдә торып, аларга һәрдаим ярдәм күрсәтеп зур эш башкарган “Без бергә” хәйрия фонды җитәкчесе Лилия Гикрамина тапшырды.
Әлеге рәхмәтне, егетләребез белән даими элемтәдә торып, аларга һәрдаим ярдәм күрсәтеп зур эш башкарган “Без бергә” хәйрия фонды җитәкчесе Лилия Гикрамина тапшырды.
“Командование һәм хәрби частьнең бөтен шәхси составынакүрсәткән ярдәмнәрегез өчен ихлас күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең ярдәмегез – ул матди ресурслар гына түгел, ә битараф булмавыгызның һәм гражданлык җаваплылыгыгызның мөһим билгесе. Бу сыйфатлар хәзерге шартларда аеруча кыйммәтле.
Без сезнең гомуми эшкә керткән өлешегезне югары бәялибез һәм күрсәткән кайгыртучанлыгыгызны онытмаячакбыз. Яхшы мөнәсәбәтләрнең сакланып калуына һәм киләчәктә дә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләренә өметләнәбез.
Сезгә иминлек, чәчәк ату, сәламәтлек һәм яңа игелекле эшләр өчен бетмәс-төкәнмәс энергия телибез” диелә әлеге Рәхмәт хатында.