MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
Балтасинская ЦРБ

20 Sep, 16:36

Открыть в Max Поделиться

Репост из: Балтасинский муниципальный район РТ
Prev Next
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Альмир Рашит улы Абашев һәм Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллиннар Әтнә авылының 1073 номерлы сайлау участогында сайлау процессының барышы белән дә таныштылар.

«Һәрбер тавыш исәптә. Бүгенге сайлау нәтиҗәләреннән иртәгә нинди проектлар гамәлгә ашырылуы, социаль сфера, шул исәптән сәламәтлек саклау, мәгариф һәм төзекләндерү өлкәләренең ничек үсәчәге тора. Гражданлык бурычын үтәү — иртәгесе көнгә җаваплылык алу дигән сүз» — дип басым ясады Альмир Рашит улы Абашев.

Әтнә авылында сайлау участогы күпфункцияле үзәктә урнашкан. Үзәктә шулай ук Әтнә фельшер-акушерлык пункты да эш көннәрендә халыкка беренчел медицина ярдәме күрсәтә. Пункт мөдире, фельдшер Рәйханә Габделхак кызы Нуриева инде 40 елдан артык авылдашларының сәламәтлеге сагында. Альмир Рашит улы фельдшер-акушерлык пунктының бүгенге хәлате, уңайлы медицина ярдәме күрсәтү торышы белән дә танышып чыкты.

225 7
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat