Районыбызда озын гомерле, хөрмәткә лаеклы өлкәннәребезгә ихтирам күрсәтү күркәм гадәт, буыннар бәйләнешенең, үткәннәргә һәм бүгенгегә карата тирән рәхмәтнең ачык чагылышы.
95 яшь — ул гомер көзенең иң түренә җитеп, бәхетле картлыкның чын мәгънәсен аңлап, һәр туган таңга шөкрана кылып яши торган олы вакыт. Нәкъ менә шушы гомер биеклегенә менгән затларыбызны чын мәгънәсендә бәхетле картлык үрнәге дип атарга мөмкин.
Бүген Арбор авылында яшәүче, ихтирамга лаеклы райондашыбыз Гөлнадия Сабир кызы Сабирова үзенең 95 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә.
Гөлнадия әби — алты бертуган арасында гомер йомгагын иң озын итеп сүткән, сагыш-кайгыларны да, шатлыкны да уртак итеп үскән өлкән райондашыбыз. Аның тормыш юлы җиңелләрдән булмый. Яшьли канат ныгыткан кыз балага гомер буе авыр хезмәт башкарырга туры килә: гомере колхоз эше белән уза, җиде классны тәмамлагач та, вербовка белән урман кисәргә җибәрелә, аннары тракторчы ярдәмчесе, плугарь булып та хезмәт куя.
Шулай да Гөлнадия әби зарланырга яратмый. Аның күңеле бүгенге матур көннәрне күрә алуына, туганнарының кадер-хөрмәтен тоеп яшәве белән бәхетле.
Бүгенге истәлекле көндә юбилярны район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин, «Арбор» җәмгыяте җитәкчесе Хәмит Баязитов ихластан котлап, Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләген, шулай ук соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
Гөлнадия әбине чын күңелдән гомер бәйрәме белән котлыйбыз! Аңа киләчәктә дә корычтай нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, кадерле туганнарының игелеген тоеп, имин көннәргә сөенеп яшәргә насыйп булсын.