2 октябрь Казан шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә «Балкыш» республика үзешчән башкаручылар фестивале лауреатларының гала-концерты узды. Балтач мәдәният үзәгендә эшләп килүче «Сердәш» ветераннар ансамбле биредә катнашып, лауреат исеменә лаек булдылар.