💐5 нче октябрь - Укытучылар көне!
💐Шушы көннәрдә илебезнең барлык мәктәпләрендә Укытучылар көнен билгеләп үтәләр.
Укытучы – ул изге һөнәр. Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Шуңа күрә кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез. Укытучы исеменә лаек булуны – зур бер батырлык диеп әйтергә кирәк. Ни өчен дигәндә: бары тик көчле рухлы, сабыр кеше генә бу эшкә күңелен биреп, тиешле дәрәҗәдә укыту сәләтенә ия була аладыр. Безнең Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары да нәкъ шундыйлардан. Алар үз
талантларын, үз белемнәрен башкаларга бирүчеләр, авырлыкларны җиңеләйтә, бала күңелен аңлый белүчеләр. Моның өчен чыннан да укытучы булып туарга, гомерең буе укытучы булып яшәргә кирәктер. Укытучы булу, алар өчен һөнәр генә түгел, ул – аларның язмышы! Алар балаларны белем дөньясына алып керүчеләр, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт шатлыгын тоярга өйрәтүчеләр.
Әйе, ничек кенә булмасын, һәр кешенең “менә ул чын укытучы” диярлек остазы бар. Ул аны еллар үткән саен сагынып искә ала, гомер буе аңа рәхмәт укый.
Укытучы булу җиңел түгел! Укытучы һөнәре – чын мәгънәсендә һөнәрләр һөнәре. Безнең мөгаллимнәребез гомерләре буе белемнәрен үстерәләр, өйрәнәләр, үзләренең һәм укучыларының уңышларына чын күңелдән сөенә белүчеләр, көчле ихтыярлылар, иң сабыр кешеләр. Укытучыларыбыз, чын мәгънәсендә балаларны яратучылар, хөрмәт итүчеләр, барачак юлларында маяк булып торучы изге затлар. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки алар ШӘХЕС тәрбиялиләр. Укытучыларыбызның үз “чәчү вакыты”, үз “урак өсте” бар. Аларның сабырлыгы аналар сабырлыгына тиң, юкка гына укытучыларны әниләргә тиңләмиләрдер.
Бала күңеленә изгелек орлыклары чәчкәндә, бөтен тормыш тәҗрибәләрен, белемнәрен балаларга бирәләр, күңел җылыларын өләшәләр. Менә шундый олы хөрмәткә лаек укытучыларыбыз хөрмәтенә
бүген безнең мәктәбебезнең 6 нчы класс укучылары, класс җитәкчеләре Каримова Г.М. белән берлектә, укытучыларны хөрмәтләп матур җырлардан, шигырьләрдән торган матур чара күрсәттеләр. Барлык класс укучылары да укытучыларга изге теләкләрен җиткерделәр. Эчтәлекле, матур бәйрәм өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез💐
📌Советники по воспитанию Республики Татарстан принимают активное участие в проектах Приволжского федерального округа: Олимпиада “IQ ПФО”, Фестиваль “ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО”, проект ПФО “Герои Отечества”, проект “Гвардеец” ПФО, мероприятиях Российского общества “Знание”, а также федерального проекта “Навигаторы детства”, реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации.
#Минпросвещения
#Росдетцентр
#НавигаторыДетства
#НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ
#КомандаВоспитанияРТ
#Сказочныйдень