♻️ПРОФОРИЕНТАЦИЯ АТНАЛЫГЫ
Профориентация атналыгы кысаларында Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары, укучылары Азалак мәдәният йорты директоры Габдрахманова Эльмира Дилүс кызы белән очрашты.
Эльмира Дилүс кызы уку дәвере, хезмәт юлы белән таныштырды, укучыларыбыз сорауларына җавап бирде, укучыларыбызда әлеге һөнәргә кызыксыну уятты.
Эльмира Дилүс кызы 1967 нче елның 4 августында Сарман районы Азалак авылында туа. 1984 нче елда Азалак мәктәбенең 10 классын тәмамлаганнан соң, Алабуга культура агарту училищесының режиссура бүлегенә укырга керә, 1987 нче елда уку йортын тәмамлап, Азалак мәдәният йортына эшкә кайта. Шул көннән алып бүгенге көнгә кадәр, 39 ел гомерен туган авылында халкыбызның сәнгатен, мәдәниятен саклауга, үстерүгә багышлап мәдәният йорты директоры вазыйфасын башкара. Үз эшенә тугры булып, яратып, кешелекнең рухи дөньясын яктыртып, тормышыбызга матурлык бүләк итүче алыштыргысыз хезмәткәр. Эльмира Дилүс кызы өчен мәдәният хезмәткәре булып эшләү, һөнәр генә түгел, ул сәнгать аша кешеләрнең күңелен, рухын дәвалаучы, дөньяга матурлык өстәүче, туган җиребезнең, туган телебезнең бөеклегенә дан җырлап, халкыбызның милли рухын, гореф-гадәтләрен саклауга, аларны киләчәк буыннарга тапшыруда намуслы хезмәт кую да. Чөнки мәдәният өлкәсе - иҗат казаны, җыр-моң, шигърият сөючеләрне янәшәсенә туплаучы изге урын. Биредә Эльмира Дилүс кызы кебек чын иҗат кешесе булмасаң, кешеләрне яратмасаң, уртак тел таба алмасаң, кешеләргә тәэсир итәрлек сүзләр таба белмәсәң, әлеге һөнәрнең асылына төшенеп, аңа чын мәгънәсендә бирелеп эшләп тә булмас иде.
Янәшәсендә булган сәнгать җитәкчесе Хакимова Гөлнара Фарис кызы, Азалак авыл китапханәсе җитәкчесе Раупова Ильмира Габдулла кызы белән дус, тату, кулга-кул тотынышып эшлиләр. Бәйрәм вакытларында авылыбыз мәдәният йорты тынып тормый. Бик күп кызыклы кичәләр, матур бәйрәмнәр оештыралар, спектакльләр куялар. Бәйрәмнәр оештырганда авылдашларның ярдәмен тоеп эшлиләр һәм шуңа күрә аларга рәхмәтләре бик зур.
Хезмәтләренең уңышлары, нәтиҗәләре дә зур. 2018 нче елда "Без сәнгатьле халык" бәйгесендә гран-прига лаек булдылар, 2026 нчы елда "Иң яхшы мәдәният йорты" дип исемләнгән бәйгедә катнашып, грант оттылар. Бу җиңүләр әлбәттә, зур тырышлык, үз эшеңне яратып эшләү нәтиҗәсе. 2020 нче елда авылыбыз мәдәният йортына капиталь ремонт ясалды. Авылыбыз мәдәният йорты матурайды, тагын да җанланды. Якты, матур, җылы мәдәният йорты авылдашларыбызны, укучыларыбызны үзенә тартып тора. Мәктәбебез укучыларының йөрәгендә сәнгатькә карата мәхәббәт уятып, мәдәният серләренә төшендереп, иҗади яктан үстереп, камилләштереп, җыр, бию, нәфис сүз бәйгеләренә әзерләп, нәтиҗәләргә ирешәләр, зур җиңүләр яулыйлар, укучыларыбызның сәләтләрен ачуда зур хезмәт күрсәтәләр.
Хөрмәтле Эльмира Дилүс кызы! Сез авылга яктылык, нур таратучылар һәм әлеге юлда уңышларыгыз да байтак. Тарихи һәм мәдәни мирасны тулыландыручылар да, талантларны ачарга ярдәм итүчеләр дә, кешеләрне матурлык, илһам дөньясын күрә, тоемлый белергә өйрәтүчеләр дә сез.
һәммәгезгә дә авылыбызның матур киләчәге хакына иҗади югарылык, авылыбыз халкын рухи һәм мәдәни яктан баетуда яңадан-яңа иҗади уңышлар, сәламәтлек, гаиләләрегезгә бәхет һәм иминлек теләп калабыз, очрашуга килгәнегез өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
📌Советники по воспитанию Республики Татарстан принимают активное участие в проектах Приволжского федерального округа: Олимпиада “IQ ПФО”, Фестиваль “ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО”, проект ПФО “Герои Отечества”, проект “Гвардеец” ПФО, мероприятиях Российского общества “Знание”, а также федерального проекта “Навигаторы детства”, реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации.
#Минпросвещения
#Росдетцентр
#НавигаторыДетства
#НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ
#КомандаВоспитанияРТ