MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
МБОУ "Азалаковская ООШ"

5 Oct, 18:30

Открыть в Max Поделиться

Prev Next
♻️ПРОФОРИЕНТАЦИЯ АТНАЛЫГЫ

Профориентация атналыгы кысаларында Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары һәм укучылары авылыбыз китапханәсенең әйдәп баручы хезмәткәре Раупова Ильмира Габдулла кызы белән очрашты.
Ильмира Габдулла кызы үзенең уку дәвере, хезмәт юлы белән таныштырды, укучыларыбыз сорауларына җавап бирде, укучыларыбызда әлеге һөнәргә кызыксыну уята алды.
Раупова Ильмира Габдулла кызы, 1967 нче елның 27 нче июлендә Сарман районының Нөркәй авылында туа. 1988 нче елда Казан Дәүләт мәдәният институтының китапханә бүлеген тәмамлап, Азалак авыл китапханәсендә эшли башлый. Инде менә 38 ел авылыбыз халкы, мәктәбебез укучылары белән тыгыз бәйләнештә эшли.
Авылыбыз китапханәсендә бай рухи хәзинә, кыйммәтле әдәби һәм мәдәни мирас тупланган. Аларның үз укучысына барып ирешүен тәэмин итүдә, халыкның мәгълүматлы булуы турында кайгыртуда китапханәчебезнең өлеше зур. Китапханәбез һәрчак үзенә тартып торган, тынычлык һәм җан азыгы бирүче изге бер урын ул.
Ильмира Габдулла кызының һөнәре бик кирәкле һөнәр. Нинди генә чарага әзерләнсә дә, ул китапка мөрәҗәгать итә, китаптан бик күп кызыклы, файдалы мәгълүмат таба, үзе өчен тагын да бик күп яңалыклар, ачышлар ача. Авылыбыз китапханәсенә төрле яшьтәге укучылар килә. Ильмира Габдулла кызы кәефенә, сәламәтлегенә, әдәби һәвәслегенә карамыйча һәр укучысын акыллы карашы, сабыр елмаюы белән каршы ала, алар белән аралаша, хәлләрен белешә, кирәк булганда төпле киңәшен бирә, ярдәмен күрсәтә һәм әлбәттә укучыларына кирәкле китабын табып бирә, киңәш итә. Авыл халкы бирегә китап уку өчен генә түгел, Ильмира Габдулла кызының җылы, матур әңгәмәләр кора белгәне өчен дә тартыла. Аның үз эшен яратып, күңелен биреп башкаруы нәтиҗәсе - китап укучыларының аңа булган олы рәхмәте!
Эшенә намуслы караган, эшен җиренә җиткереп, яратып эшләгән, авыл халкының мәхәббәтен яулаган Ильмира Габдулла кызының тырыш хезмәте нәтиҗәсендә 2020 нче елда Азалак авыл китапханәсе "Татарстан Республикасының авыл җирлеге территориясендә урнашкан иң яхшы китапханә" номинациясендә зур җиңүгә иреште. Әлбәттә бу җиңү артында, зур эш, йокысыз төннәр, үз эшеңне бар нәрсәдән дә өстен куеп ярату тора.
Авылыбызда гөрләп торган китапханә булу белән барлык авыл халкы, укытучылар, укучылар - барыбыз да горурланабыз. Мәктәп - китапханәнең тыгыз бәйләнештә эшләвенә сөенәбез, Ильмира Габдулла кызына алга таба да эшендә зур уңышлар, китап укучыларыгызның күп булуын, бетмәс көч, энергия, ныклы сәламәтлек теләп калабыз!
📌Советники по воспитанию Республики Татарстан принимают активное участие в проектах Приволжского федерального округа: Олимпиада “IQ ПФО”, Фестиваль “ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО”, проект ПФО “Герои Отечества”, проект “Гвардеец” ПФО, мероприятиях Российского общества “Знание”, а также федерального проекта “Навигаторы детства”, реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации.
#Минпросвещения
#Росдетцентр
#НавигаторыДетства
#НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ
#КомандаВоспитанияРТ

58 15
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat