Фестивальдә артистларга мастер-класслар үткәрелә. Алар белән профессор, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе, Борис Щукин исемендәге театр институтының (Евгений Вахтангов исемендәге театр каршында) сәхнә сөйләме кафедрасы мөдире Анна Марковна Бруссер җитәкчелек итә.
Бу сәфәрдә безнең белән бергә «Апуш. Түбән Кама» һәм «Бишегем» балалар театры студиясе шәкертләре дә катнаша. Аларның чыгышы фестивальгә аерым бер ямь һәм яшьлек энергиясе өстәр дип ышанабыз.
🍂«Көз» спектаклен бүген, 2 октябрьдә, кичке сәгать 19:00дә, Ханпаша Нурадилов исемендәге Чечен дәүләт академия драма театры сәхнәсендә күрсәтәчәкбез.
Грозный тамашачылары белән очрашуны түземсезлек белән көтәбез!