Хөрмәтле якташлар, кадерле милләттәшләр!
Көзнең әле беренче ае гына тәмамланып килсә дә, көннәр кичкә авыш, көзләр кышка авыша. Көз ул уңыш җыяр чак. Халкыбыз, гасырлар дәвамында тупланган тарихи тәҗрибәсеннән чыгып, чебиләрне көзлеген саныйлар дигән бит. Чуашстан татарлары өчен дә бу көннәрдә бердәмлек күрсәтеп, уңышларыбызны раслау вакыты җиткән икән. Эш менә нидә, туганнар:
Казанда редакциясе урнашкан
Миллиард. татар дип аталган интернет платформа берничә ел рәттән ел татарын сайлый. Дөресрәге, аны халык үзе сайлый. Анда ел җыры да, ел җырчысы да, ел спортсмены да, гомумән күп төрле өлкәләрдән, ел дәвамында уңышка ирешкән татарлар сайлана.
Быел исә ел укытучысы һәм елның иң әйбәт татар мәктәбе өчен дә тавыш бирү мөмкин. Чуашстанда Тукай авылы мәктәбе
"Ел мәктәбе" исемлегенә кертелгән. Чараны оештыручылар моны мәктәпнең 150 еллык тарихы белән дә, авыл, мәхәллә белән тыгыз элемтәдә торулары белән дә, милли мохит, рух, үзаң тудырырлык милли мәктәп булуы белән бәйлә.
Шулай ук, Шыгырданның беренче урта мәктәбе директоры Гөлсирин Абәйдуллова
"Ел укытучысы" исемлегенә кертелгән. Гөлсирин ханым татар теле һәм әдәбияты укытудан тыш, Республикабыздагы иң зур татар мәктәбен егерме елга якын җитәкли. Мәктәпнең милли җанлы, татар телле, татар рухлы булуы турыдан-туры аңа бәйле.
Бу ике исемлеккә Тукай мәктәбе дә, Гөлсирин Абәйдуллова да үзәге Казанда урнашкан Татар теле укытучылары ассоцияциясе тарафыннан күрсәтелгән.
Хәзер тавыш бирү бара. Без сезне якташыбыз Гөлсирин Абәйдуллова һәм Тукай мәктәбе өчен тавыш бирергә чакырабыз. Бу хәбәрне якыннарыгызга, туганнарыгызга, таныш-белешләрегезгә дә җиткерсәгез иде.
Сез, барыгызда, берәрсенә бәла-каза килгәндә бердәм булып ярдм итәсез, өмәләр үткәрәсез. Бүген исә шатлыклы вакыйга өчен, Казан белгечләре үзләре тәкъдим иткән якташларыбыз өчен тавыш бирсәк иде.
Тукай авылы мәктәбе өчен (исемлектә иң аста) сылтама:
https://m.vk.ru/poll-202371705_1081945242?country=0&city=0&sex=0&age=0&friends=0 Гөлсирин Абәйдуллова өчен (исемлектә 7 номерлы) сылтама:
https://m.vk.ru/poll-202371705_1082093097