Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
16 сентябрьдә Татар Согыты урта гомуми белем бирү мәктәбендә Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәү өчен билгеләнгән заманча спорт мәйданчыгын ачу тантанасы узды.
Ул «Физик культура һәм массакүләм спортны үстерү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.
Яңа мәйданчык барлык кирәкле инвентарь белән җиһазландырылган һәм төрле яшь төркемнәрендәге укучыларның ГТО нормаларын тапшыру өчен билгеләнгән таләпләргә туры килә. Хәзер безнең егетләрнең көчлерәк, тизрәк һәм чыдамлырак булырга һәм яңа спорт үрләрен яуларга мөмкинлекләре тагын да күбрәк!
Тантаналы ачышта Батыр муниципаль округы администрациясе,чакырылган кунаклар,укытучылар укучылар һәм ата-аналар катнашты. Анда катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Батыр муниципаль округы башлыгы вәкаләтләрен вакытлыча башкаручы Равил Фәрәхетдин улы Ямалетдинов, Чувашия Республикасы Табигый ресурслар һәм экология министрының беренче урынбасары Ольга Александрова, Чувашия Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар: шәхси эшмәкәр Леонид Кузнецов һәм «Строймашсервис» җәмгыяте директоры Радимир Егоров, мәктәп директоры Козлова Флюра
чыгыш ясадылар. Спорт-ул хәрәкәт кенә түгел, ул бердәмлек, дуслык һәм үзара аңлашу теле. Мәйданчыкның илебездәге Халыклар бердәмлеге елында ачылуы аеруча истәлекле.
Бу проектны тормышка ашырырга ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт! Сезнең ярдәм белән мәктәпнең яңа спорт тарихы барлыкка килде-һәм ул әле дәвам итәчәк!!!