Безгә шигырь дә багышлыйлар, җәмәгать 💅😎
Рәхмәәәәт! Безнең күңел булды 🩷
Фирдәвес Зариф
Рәхмәәәәт! Безнең күңел булды 🩷
«Идел»
Идел бит ул, Идел
бит ул,
Идел бит ул киң бит
ул...
Халык җырыннан.
Исеме затлы,
мәгьнәле,
Эчтәлеге бай аның,
Идел кебек киң
колачлы
Бит ул "Идел"
журналы.
Көрәшеп
алгангадырмы,
Рухы аның көрәшче.
Барысы бар
битләрендә
Күнелеңә кирәкле.
Бизәлеше -
кабатланмас,
Салынышы -
яшьләрчә.
Киңәш-табыш та
бирә ул,
Өлкәнәйсәң, яшәртә.
Креатив журнал,
диләр,
Кушылып, пичәт
сугам.
Язылмыйча калсаң
әгәр,
Үкенерсең син,
туган!
Татар "Идел"ле бит
ул,
Киләчәге өметле.
Утыз җиде яшь
булса да,
Хәтерләтә егетне!
Фирдәвес Зариф