Бүген күренекле җәмәгать эшлеклесе, педагог – Әхмәтһади Максуди тууына 158 ел! 📖
Сегодня день рождения выдающегося общественного деятеля, педагога и издателя Ахметхади Максуди!
Светлая память выдающемуся человеку!
Ул 1868 елның 28 сентябрендә Казан өязе Ташсу авылында, мулла гаиләсендә дөньяга килгән. Татар морзалары Сөендековлар нәселеннән, Садри Максудиның абыйсы.
Казанда яшәп, «Касыймия» мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң укыта башлый, беренчеләрдән булып яңа ысул куллана. Төркия һәм Кырымда белем бирү тәҗрибәсен өйрәнә, И.Гаспринский чакыруы белән «Зынҗырлы» мәдрәсәсендә укыта.
1906 елда «Йолдыз» газетасын ачып, татар матбугаты тарихына зур өлеш кертә. Казан шәһәр думасы гласные буларак, беренче татар китапханәсен – «Көтебханәи исламия»не ачтыра.
«Мөгаллим әүвәл» әлифбасы 30дан артык басма кичерә һәм казакъ, үзбәк, кыргыз, башкорт балаларына да татарча укырга-язарга өйрәтә.
Сегодня день рождения выдающегося общественного деятеля, педагога и издателя Ахметхади Максуди!
Он родился 28 сентября 1868 года в деревне Ташсу Казанского уезда, в семье муллы. Происходил из рода татарских мурз Сююндековых, был старшим братом Садри Максуди.
Живя в Казани, после окончания медресе «Касимия» начал там преподавать и одним из первых применил новый метод обучения. Изучал опыт преподавания в Турции и Крыму, по приглашению И. Гаспринского преподавал в медресе «Зынджырлы».
В 1906 году, основав газету «Йолдыз», он внёс огромный вклад в историю татарской печати. Будучи гласным Казанской городской думы, добился открытия первой татарской библиотеки — «Кутбханаи исламия».
Его букварь «Мугаллим авваль» выдержал более 30 изданий и помог детям казахов, узбеков, киргизов и башкир научиться читать и писать по-татарски.
Светлая память выдающемуся человеку!