Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Новости и СМИ


Официальный канал газеты "Кызыл таң". Республиканың иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни басмасы.

Связанные каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Новости и СМИ
Статистика

💢Уфада яшәүче хатын-кыз инвестицияләр сылтавы белән мошенникларга 10 миллион сумнан артык акча күчергән.😳


💢47 яшьлек хатын фатир һәм автомобиль залогына кредитлар алган һәм күрсәтелгән реквизитларга акча күчергән. Чираттагы транштан соң элемтә өзелгән һәм хатын полициягә мөрәҗәгать иткән.👌

💢Русия Җинаять кодексының 159 мәддәсенең 4 өлеше буенча җинаять эше кузгатылга.


Репост из: Радий Хабиров
День учителя – еще один хороший повод сказать спасибо всем нашим педагогам. За благородный труд, мудрость, терпение. За важные знания и умения, которые они передали нам и сегодня передают нашим детям. За любовь, тепло и заботу.

Мы выросли, и теперь уже наша задача – заботиться о наших учителях. И мы это делаем. Поддерживаем молодых преподавателей, а также тех, чьи ученики добиваются успехов на ЕГЭ и олимпиадах. Стараемся создавать хорошие условия труда – как бы ни было сложно, продолжаем строить и ремонтировать школы, здесь нам здорово помогает нацпроект «Молодежь и дети». Повышаем престиж учительской профессии – особый статус педагога в России своим указом закрепил наш Президент Владимир Владимирович Путин. Мы в Башкортостане разработали свои дополнительные меры.

Дорогие наши учителя, вы – опора нашей республики и страны. Вы не просто учите детей. Вы даете ребятам правильные установки и ориентиры, прививаете ценности, которые они пронесут через всю жизнь. Воспитываете настоящих патриотов. Низкий вам за это поклон!


❗️Таблеткасыз гемоглобинны ничек күтәрергә!

✅Хәл булмаганда һәм анемия булганда, тимер һәм энергиянең табигый чыганагы булган урман чикләвеген кулланып карагыз. Ул канның күләмен арттыра һәм организмны ныгыта.

✅20 төш чикләвекне ваклагыз, аңа алдан 2-3 сәгать суда чылатылган 100 грамм йөзем өстәгез.

✅Көнгә 3 тапкыр 1-2 аш кашыгы шуны кулланыгыз.


Башкортстанда кайчан җылыта? 🌞🍁

❗🍁Русия метеорологлары мәгълүматы буенча, республикада һава температурасының үзгәрүе сишәмбе көнне үк булачак. Көндезге сәгатьләрдә +10 градуска кадәр җылыначак.🌞 Чәршәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә көндез +12, +13 градус, төнлә +1 дән +5 градуска кадәр җылылык көтелә. Иң салкын төн дүшәмбедән сишәмбегә каршы көтелә, ул вакытта -1 градуска кадәр суытачак. Төнлә иң югары һава температурасы чәршәмбедән пәнҗешәмбегә каршы булачак. Синоптиклар +5 градус фаразлый.

🌞Шимбә көнне көндез һава +16 градуска кадәр җылыначак.

Сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә явым-төшем көтелми. Дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә - яңгыр, шимбә көнне кыска вакытлы яңгыр фаразлана.🍁


🧑‍🏫Укытучы – иң мөһим һәм изге һөнәрләрнең берсе. Ул – һәр һөнәргә юл башы. Ансыз табиблар да, танылган галимнәр дә, ил башлыклары да, сәнгать, әдәбият, мәдәният әһелләре дә булмас иде. Чөнки барысын да укытучы өйрәтә, барысына да ул белем бирә. Нинди булырга тиеш соң чын укытучы? Минем уйлавымча, ул, беренчедән, балалар яратучы, киң куңелле, түзем, аңлаучан кеше, ә инде, икенчедән, үз фәнен яхшы белеп, балаларга белем бирүче, аларны якты юлга бастыручы, дөрес юл күрсәтүче, чын тәрбияче булырга тиеш. Бер яктан караганда, бу һөнәр бик кызыклы, чөнки укучылар белән бергә укытучы үзе дә мәктәп елларын исенә төшерә, кыскасы, ул балачагына һәм яшьлек елларына кайта, ә инде икенче яктан укытучы эше бик авыр һәм катлаулы. Ул сабырлык һәм зур җаваплылык тәлап итә. Мәктәптә нинди генә укучылар юк. Һәркайсының дөньяга карашы төрле, алар һәрберсе үзенчәлекле. Укытучы һәр баланың куңеленә дөрес юл табырга, авырлыкларны җиңеләйтергә, аларны аңлый белергә тиеш.

🌹Укытучы һөнәре - иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Дөньядагы һәрбер укытучыга сәламәтлек, сабырлык, эшендә зур уңышлар, акыллы балалар теләп калам! ❤


💐Бүген — Укытучылар көне!
🌹“Кызыл таң”ны укучы хөрмәтле педагоглар — җир йөзендәге изге һөнәр ияләре, бәйрәмегез белән сезне!
🌹Хөрмәтле укытучылар! Тынгысыз һәм җаваплы эшегездә уңышлар, тәртипле һәм тыңлаучан укучылар, ныклы сәламәтлек, иҗади үсеш телибез.
🌹Күпме булса җирдә изге теләк —
Без телибез сезгә барын да.
Ак чәчәкләр кебек бәхет яусын
Туар көннең һәрбер таңында!


Көзге матур иртә хәерле булсын! Иң хөрмәтле кешеләребезне - мөгаллимнәребезне бәйрәм белән! Матур уңышлар, якты көннәр, рәхмәтле укучылар телибез сезгә, кадерле укытучылар, остазлар! 🌹🌸


Аллаһ Тәгалә әйткән: «Әгәр шөкер итсәгез, Мин сезгә тагы да арттырырмын. Әгәр дә рәхмәтсез булсагыз, – чынлап, Минем бит газабым көчле» (Коръән, «Ибраһим» сүрәсе, 14:7). 
Булганына шөкер итеп, җан тынычлыгында яшәргә язсын, дуслар!
Фотода Болгардагы (Татарстан республикасы) Ак мәчет.


Башкортстанда Республика көненә багышланган бәйрәм чаралары 9 октябрьдән башланып, берничә көн дәвам итәчәк.
9 октябрьдә Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге сыйныф укучыларын «шәйморатовчылар» сафына кабул итү тантанасы узачак. Анда республиканың төрле районнарыннан 600гә якын бала катнашыр дип көтелә.

Республика көнендә Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы да узачак. Авыл хуҗалыгы министрлыгының Колонна залында төрле тармак вәкилләренә орден, медаль һәм мактаулы исемнәр тапшырылачак. Хезмәт династияләрен дә бүләкләү каралган.

«Башкортстан» дәүләт концертлар залында Республика көненә багышланган тантаналы җыелыш үтәчәк. Анда якынча 800 кеше, шул исәптән дустанә илләрдән килгән мәртәбәле кунаклар катнашачак.

9 октябрьдә Уфада совет партия һәм хуҗалык эшлеклесе Мидхәт Шакировка һәйкәл ачылачак. Ул 1969-87 елларда КПССның Башкорт АССРы өлкә комитетының беренче секретаре булган. Тантанада аның туганнары да катнашыр дип көтелә.

Шул ук көнне масштаблы реконструкциядән соң Уфадагы Ленин исемендәге парк ачылачак. Паркны яңартканда яктыртуга аерым игътибар бирелгән. Шуңа күрә аны ачу тантанасы кич белән узачак.

Бәйрәм программасында Дуслык монументына чәчәкләр салу тантанасы, «Уфа – хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласы янындагы ачык һава музеенда самолет макетын урнаштыру һәм Ташкент өлкәсе белән Башкортстан спортчылары арасында ярышлар үткәрү дә бар.

10 октябрьдә республика шәһәр һәм районнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Аларның күбесе нәкъ шул көнгә билгеләнгән. Уфадагы «Акбузат» ипподромында исә зур ат чабышлары оештырылачак.


Бармак эзе хикмәте
Америкада караклар, пластик операция ясатып, бармак тиреләрен алыштыралар. Ләкин, күп тә үтми, барыбер тотылалар. «Без икәнен каян белделәр икән?» – дип кызыксына башласалар, «бармак эзләреннән», – дигән җавап алалар. Организм ничәдер ай эчендә инде элекке бармак эзләрен ясаган була...
(Җәлил Фазлыевның «Күңел бакчасы» китабыннан)


Уфа “Нур” татар дәүләт татар театрында XXXV иҗат мизгеленең чираттагы премьерасы узды.

К
оллектив татар драматургиясенең классигы Туфан Миңнуллинның пьесасы буенча «Ай булмаса, йолдыз бар» исемле драма тәкъдим итте. Куелыш режиссёры — Башкортстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Җиһаншин.

"Пьеса үзенең тирән фәлсәфәсе һәм драматик сюжеты белән билгеле. Театрда ул 2000 елда куелган иде. Әмма бүген ул бөтенләй яңа яңгыраш алды. Төп героиня — авыр сынаулар кичергән көчле һәм буйсынмас хатын-кыз — белән авторитар Автор персонажында гәүдәләнгән Язмыш образы арасындагы конфликт яңа мәгънәләргә ия булды. Ләкин драматургия нигезендә кеше рухы көче турындагы гомумкешелек тарихы ята; аның вакыты, урыны һәм милләте юк. Шуңа күрә фәлсәфи идеяләрнең актуальлеге һәм теманың универсальлеге бу куелышны хәзерге тамашачы өчен әһәмиятле итә.

Полина Емельянованың сценографиясе һәм яктылык рәссамы Денис Черепанов башкарган яктылык бизәлеше персонажларның эчке дөньясына игътибарны юнәлттеләр. Хәзерге сәнгать алымнарын куллану психологик театр атмосферасын тудырды, тамашачыларны геройларның эмоциональ халәтенә һәм әхлакый сайлавына чумдырды.

Буйсынмас героиня образын Эльвира Бигалиева тудырды. Бу аның беренче зур драматик роле — һәм бик тә уңышлы!

Спектакль зур уңыш белән узды. Беренче фикерләргә караганда, ул шәһәрнең мәдәни тормышында чын вакыйга булды", - дип хәбәр итә "Нур" театры ВК төркемендәге сәхифәсендә.

Фото: ВК театра "Нур"


1 октябрьдән Уфада кышкы комендант сәгате режимы эшли башлады.

1 октябрьдән Уфада кышкы комендант сәгате режимы эшли башлады, аның нигезендә балигъ булмаганнар 22:00 дән 06:00 гә кадәр ата-аналарыннан яки законлы вәкилләреннән башка җәмәгать урыннарында булырга ярамый. Чикләүләр гамәлдә булган җәмәгать урыннарына түбәндәгеләр керә:
Урамнар, стадионнар, мәйданнар;
Балалар һәм спорт мәйданчыклары;
Пляжлар, скверлар, ишегаллары;
Күпфатирлы йортларда гомуми файдалану урыннары;
Җәмәгать транспорты;
Вокзаллар, елга портлары, аэропортлар;
Интернет-кафе.
Ата-аналарны һәм законлы вәкилләрне кичке һәм төнге вакытта балаларының кайда булуын игътибар белән күзәтергә чакырабыз. Балаларыбызның иминлеге- уртак җаваплылык ул!


Фото: ВК


Русиянең атказанган, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Сәвия Сираева белән әңгәмәдән өзек: "–  Вакыт алга барган саен тормыш кыйммәтләре үзгәрәме?
– Олыгайган саен, яшәүнең һәрбер сәгатенең кадере арта. Ходай миңа озын гомер бүләк иткән. Шуңа күрә Аллаһыга мин чиксез рәхмәтлемен. Календарьның яңа битен ачар алдыннан: «Ходаем, иртәгә яшәрмен микән?» – дип сорыйм. Мин үлемне көтмим. Ләкин, ул үзе минем сакта тора, ычкындырмый. Һәрбер көнгә шөкрана кылып яшим." ("Кызыл таң", 2019 ел)

482 1 17

Башгидромет мәгълүматларына караганда, бүген төбәктә юеш кар һәм кар катыш яңгыр ява, урыны белән юлларда бозлавык. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан исә. Көндез температура +3, +8°.
Дүшәмбе көнне, 5 октябрьдә, кабат яңгыр һәм юеш кар явуы көтелә, көнчыгыштан уртача явым-төшемгә кадәр, көндез көнбатыштан сизелерлек явым-төшем булмаячак. Төнлә һәм иртән урыны белән бозлавык, республиканың көнчыгышында чыбыкларга һәм агачларга юеш кар ябышу, вакытлыча кар капламы урнашу көтелә. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан уртача. Һава температурасы төнлә +1, -4°, көндез +5,+10°.

Сишәмбе көнне, 6 октябрьдә, урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил төньяк-көнбатыштан уртача исәчәк. Һава температурасы төнлә 0, -5°, көндез +8, +13° булачак.

Фото: Зөһрә Исламова


Якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Миңнуллинның "Уйларым" шигыре.
Яшәсәң иде уеңны
Уйлар-уйламый гына...
Яшәп булмый шул дөньяда
Уйлар уйламый гына.
Уйларым минем тезгенсез:
Сулда да, уңда да...
Уйларым әллә кайларда:
Тегендә дә, монда да...
Уйларымны кысам бик еш
Йөрәгемә, учыма.
Тырышсам да чыга алмыйм
Уйларымның очына...
Күңелдәге уйларымны
Булмый ла тыеп кына...
Җырлар язам, уйларымны
Уйдырып, уеп кына.

512 1 38

Кәбестә тозладыгызмы әле, дуслар! Тозлы кәбестә бик тәмле булудан тыш, файдалы да икәнен күпләр беләдер.
✅ Тозлы кәбестә төрле йогышлы авыруларга каршы торырга булышучы С витаминына бай. Шуңа да тәннең әлеге витаминга тәүлек ихтыяҗын кәнәгатьләндерергә теләсәгез, 150 грамм тозлы кәбестә ашарга кирәк.
✅Моннан тыш, ул кан ясалуны көйләү һәм аксым яхшырак үзләштерү өчен кирәкле В6 витаминына бик бай. Аны итле ризыкларга гарнир буларак куллану да файдалы.
✅ Бер кашык тозлы кәбестә ашасагыз, тәннең әлеге витаминга тәүлек ихтыяҗын кәнәгатьләндерергә була.


Хәерле иртә! Тормышның һәр мизгелен кадерләп яшик, дуслар! Ял көнегез матур узсын! Яңгырлы һава торышы кәефегезне төшермәсен!


Репост из: Радий Хабиров
Собачки тоже храпят))
(смотреть со звуком)


Ә сез кабак согы ясаганыгыз бармы?

Кабак согы витаминнарга, минералларга һәм антиоксидантларга бай.
Ул:
✅- ашказаны һәм эчәк эшчәнлеген яхшырта,
✅- бавыр һәм үт юлларына ярдәм итә,
✅- иммунитетны ныгыта,
✅- йөрәк-кан тамырлары өчен файдалы,
✅ - нерв системасын тынычландыра.

Кабак согын әзерләү рецепты

Ингредиентлар:
- Кабак (әрчелгән) — 1 кг
- Су — 500 мл
- Шикәр — 70–80 г (кабакның татлылыгына карап кушыгыз)
- Лимон кислотасы — 0,5 чәй кашыгы (яки 1 лимон согы)

Әзерләү тәртибе:
1. Кабакны кабыгыннан һәм төшләреннән арындырыгыз, 2–3 см зурлыктагы шакмакларга турагыз.
2. Су өстәгез, ул кабак кисәкләрен капларлык булсын; кайнатып чыгарыгыз һәм каплап 20–25 минут йомшарганчы пешерегез.
3. Уттан алыгыз, бераз суытып, блендер белән пюре хәленә китерегез.
4. Шикәр һәм лимон кислотасын өстәп, яхшылап болгатыгыз.
5. Акрын утка куеп, бераз кайнатыгыз.


🕯 Анатолий Кашпировский вафат булган 😥

🕊Күренекле психотерапевт 3 октябрь иртәсендә 87 яшендә дөнья куйган. Бу хакта аның директоры Сергей Рудых хәбәр итте.

Кашпировский 1980 еллар ахырында телевизион психотерапия сеанслары аркасында киң танылу алды. Соңрак ул чыгыш ясавын һәм үз сеансларын үткәрүен дәвам итте.

Кашпировский шулай ук беренче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты иде — 1993 елда ул ЛДПР исемлеге буенча парламентка үтте.

😥Директор сүзләренчә, Кашпировскийның кан басымы кисәк төшкән, шуннан соң аны хастаханәгә салганнар. Ул хастаханәдә берничә көннән соң вафат булган. 😥🕊

Показано 20 последних публикаций.