❤️🤗Сагынам сине, әнием...
Иртә киттең, әни, дөньялыктан,
Үзәгемне һаман өзәсең.
Җылы караш, хәстәрлегең белән
Төшләремә килеп керәсең.
Олыгая барган саен хисләр
Айкый җирне, оча галәмгә.
Эш бетереп, дөнья куабыз шул,
Вакыт җитми һич тә адәмгә.
Рәхәтләнеп сөйләшергә дә бит
Ул чакларда вакыт тапмадык.
Тормыш киртәләрен җиңә-җиңә
Йөк атыдай алга атладык.
Киңәшләрең, изге теләкләрең
Җитми, әни, сине сагынам.
Сагышымнан шашкан чакларымда
Ялгыз каеннарга сарылам.
Клара Сәфәрова, Дүртөйле шәһәре.
Иртә киттең, әни, дөньялыктан,
Үзәгемне һаман өзәсең.
Җылы караш, хәстәрлегең белән
Төшләремә килеп керәсең.
Олыгая барган саен хисләр
Айкый җирне, оча галәмгә.
Эш бетереп, дөнья куабыз шул,
Вакыт җитми һич тә адәмгә.
Рәхәтләнеп сөйләшергә дә бит
Ул чакларда вакыт тапмадык.
Тормыш киртәләрен җиңә-җиңә
Йөк атыдай алга атладык.
Киңәшләрең, изге теләкләрең
Җитми, әни, сине сагынам.
Сагышымнан шашкан чакларымда
Ялгыз каеннарга сарылам.
Клара Сәфәрова, Дүртөйле шәһәре.