Якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Миңнуллинның "Уйларым" шигыре.
Яшәсәң иде уеңны
Уйлар-уйламый гына...
Яшәп булмый шул дөньяда
Уйлар уйламый гына.
Уйларым минем тезгенсез:
Сулда да, уңда да...
Уйларым әллә кайларда:
Тегендә дә, монда да...
Уйларымны кысам бик еш
Йөрәгемә, учыма.
Тырышсам да чыга алмыйм
Уйларымның очына...
Күңелдәге уйларымны
Булмый ла тыеп кына...
Җырлар язам, уйларымны
Уйдырып, уеп кына.
Яшәсәң иде уеңны
Уйлар-уйламый гына...
Яшәп булмый шул дөньяда
Уйлар уйламый гына.
Уйларым минем тезгенсез:
Сулда да, уңда да...
Уйларым әллә кайларда:
Тегендә дә, монда да...
Уйларымны кысам бик еш
Йөрәгемә, учыма.
Тырышсам да чыга алмыйм
Уйларымның очына...
Күңелдәге уйларымны
Булмый ла тыеп кына...
Җырлар язам, уйларымны
Уйдырып, уеп кына.