MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan

5 Oct, 16:56

Открыть в Max Поделиться

👩‍🏫Укытучылар көне турында кызыклы фактлар:

✅1. СССРда Укытучылар көнен 1965 елдан рәсми рәвештә билгели башлыйлар.

✅2. Русиядә 1994 елдан Укытучылар көнен 5 октябрьдә бәйрәм итәләр — ЮНЕСКО бу датаны Бөтендөнья укытучылар көне дип билгеләгән.

✅3. Күп мәктәпләрдә бу көнне үзидарә көне үткәрелә – 9-11нче сыйныфлар укучылары укытучылар ролен башкара.

✅4. Русиядә укытучыларның якынча 86 проценты — хатын-кызлар. Ә менә Япониядә укытучылар арасында хатын-кызлар нибары 30 процент кына.

✅5. Дөньяда уку елы төрле вакытта башлана: 40тан артык илдә уку елы 1 гыйнварда башлана, 16 илдә — мартта. Әмма барыбер 120дән артык илдә балалар сентябрьдә белем дөньясына аяк баса.

✅6. Укытучы һөнәре иң авыр һөнәрләрнең берсе дип санала. Мәктәп укытучылары өчен стресс халәте коткаручылар, янгын сүндерүчеләр һәм авиадиспетчерларныкы белән бер дәрәҗәдә.

✅7. Нидерландыда физкультура дәресләрендә беренче сыйныфтан ук серфингка өйрәтәләр, Япониядә — биюгә һәм йөзүгә.

✅8. Укытучылар көнен дөньяның 100дән артык илендә билгеләп үтәләр, һәм һәр илдә үзенә генә хас традицияләр, йолалар бар. Мексикада бу бәйрәм уңаеннан шау-шулы кичәләр оештыру гадәткә кергән. Аргентинада ял көне игълан ителә.

✅9. Бангладешта укытучылар йөзмә сыйныфларда эшли. Кызганычка каршы, еш су басулар аркасында күп кенә балалар уку урынына барып җитә алмый, шуңа күрә иганәче компанияләр «йөзмә» укытуны уйлап тапкан — педагоглар көймәләрдә балаларны өйләреннән алып китә, шунда ук дәресләр үткәрә, ә аннары балаларны яңадан өйләренә илтеп куя.

✅10. Борынгы Грециядә арифметика укытучыларын калькуляторлар дип атаганнар, ә «педагог» сүзе борынгы грек теленнән туры мәгънәдә «бала алып баручы» дип тәрҗемә ителә.

306 5
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat