MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan

10 Oct, 09:35

Открыть в Max Поделиться

🌸Сөенә белегез!
🌸Бүген – Бөтендөнья психик сәламәтлек көне.  
✅Бүген һәркем көн саен стресс кичереп яши, дисәк, ялгышмабыз. Даими стресс кичерү тормыш шартларын үзгәртә, дөрес карарлар кабул итүгә комачаулый, иртәгәсе көнгә ышанычны какшата. Шуңа күрә үзеңдә стресска каршы тору сәләте булдырырга, психиканың резервларын ныгытырга һәм психик тигезлекне саклап яшәргә өйрәнергә кирәк.

✅Эмоцияләр белән идарә итәргә өйрәнегез. Бу – мөһим фактор. Негатив эмоцияләрне күңелдән бушатырга өйрәнегез – кемгәдер сөйләп, язып, кәгазьгә сурәт төшереп булса да.

✅Йомшак якларыгызны белегез. Тормышта нинди хәл, эш, гамәлнең сезне аеруча борчылырга мәҗбүр итүен аңлагыз һәм бу хәлдән, ул хакта уйлардан читләшергә тырышыгыз.
 
✅Негатив фикерләүне позитивка алмаштырыгыз. Көн саен негатив мәгълүмат җыюдан, зарланудан, тәнкыйтьләүдән туктагыз. Гап-гади матурлыкны, шатлыкны күрергә өйрәнегез – ял көненә, матур табигать күренешенә, бала елмаюына...

✅Сәләтләрегезне үстерегез. Нәрсә яратасыз, нәрсә килеп чыга, нәрсә сезгә кызык – шуның белән шөгыльләнергә вакыт табыгыз.

✅Башкаларны шатландырыгыз! Кеше бәхетенең сәбәпчесе булуыңны күрү, аңлау күңелне күтәрми калмас.

✅Булганына шөкер итәргә һәм бик күпләрнең сездә булганның аларда юклыгын аңларга өйрәнергә кирәк. Иң мөһиме – вак-төяккә дә шатланырга өйрәнегез!

391 1 12
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat