MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan

10 Oct, 20:37

Открыть в Max Поделиться

❗️Көзен иммунитетны да ныгыту зарур. Бу көннәрдә без сәламәтлегебез хакында аеруча кайгыртырга тиешбез.🍁☔️

✅Тикшеренүләр күрсәтүенчә, салкын айларда без җылы вакытка караганда 6-7 процентка күбрәк калория кулланабыз. Аеруча углеводларга өстенлек бирәбез. Азрак хәрәкәтләнә башлыйбыз һәм тән авырлыгыбыз арта. Күпләр декабрь-гыйнварда гына диетага утыру хакында уйлана башлый. Ләкин галимнәр фикеренчә, организмны чистартучы диетаны сентябрь-октябрь айларында ук тота башларга кирәк. Бу безгә көзге инфекция белән көрәшергә, иммунитетны ныгытырга ярдәм итәчәк.
✅Көннәр салкынаю, дымлылык кимү сәбәпле, күпләрдә тиренең корылану проблемасы килеп чыга. Шуңа дымландыручы кремнар кулланырга, битлекләр эшләргә кирәк. Гади косметик чараларның ярдәме тимәсә, дерматологка мөрәҗәгать итегез.
💧Һавада дым азаю организмның каршы тору көченә начар йогынты ясый. Шуңа көз көне нәкъ бу вакытта өлгергән яшелчә-җимешне күпләп ашарга кирәк: кабак, алма, кәбестә һәм башкалар. Аларда С витамины, бета-каротин һәм башка файдалы матдәләр күп.
❗️Физик күнегүләр хакында да онытмаска кирәк. Әгәр инде күнегүләрне, гимнастиканы яратмыйсыз икән, көн саен саф һавада җәяү йөрергә вакыт табыгыз. Инфекцияләргә каршы тору көчегез артыр, кәефегез яхшырыр, гәүдәгез матурланыр.
🧄Әлбәттә, нәнәйләребез киңәшен дә онытмыйк – суган һәм сарымсакны даими кулланыгыз. Аларның файдасы әйтеп бетергесез.
🌸Үз-үзегезне яратыгыз, тормышны сөегез. Күңелегезгә көз кермәсә, авырулар сезнең организмга үтә алмас!❤️

370 10
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat