MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
«Өмет» | «Омет»

15 Aug, 11:33

Открыть в Max Поделиться

Бер көлик әле! 😆

Көлү – гомерне озайта,
Әйдә, бер көлик әле!
Үзебезнең тормышларга
Карап кеткелдик әле.

Йөз сумга артты пенсия,
Көлми кая барасың?
Меңәр сумга арттырдылар
Салымнарның бәясен.

"Хезмәт хаклары арта," - дип
Телевизор гел сөйли.
Салымнар да арталар шул -
Әй, яшибез "весёлый"!

Гомер озынайган икән,
Сәламәтлек яхшырган.
Бишәр ел күбрәк эшлисе -
Аллаһыга тапшырган.

Яшьләрнең хәзер күбесе
Институт бетерә.
Диплом бар - эшкә алмыйлар,
Стаж булмаганга күрә.

Стажлылар эш эзләсә,
"Кая, диләр, дипломың?"
Кызык гомер итүләре,
Өзелсә хезмәт юлың.

45тән узганнарга
Тагын да күңеллерәк.
Җилекләрең суырылгач,
Син хәзер кемгә кирәк?

Көлү гомерне озайта,
Яшик без көлеп кенә.
Ләкин авыз еру кирәк
Чамасын белеп кенә.

"Күп белә", - диеп ябарлар
Берәр "дурдом"га илтеп.
Бер атнадан чыгарырлар
Гел көлә торган итеп.😅

Исхак Фәйзуллин.
_______
Шигырь ошаса, ❤куегыз, дуслар!
Тагын бер шаян ШИГЫРЬ укый аласыз.

3.8k 2 230
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat