MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
«Өмет» | «Омет»

1 Oct, 14:20

Открыть в Max Поделиться

Их, бу картлыкны!

Яшьлектә без бик матур да...
Картлык үзгәртә икән.
Беркайчан бизәнмәсәң дә,
Җыерчыклар тезә - тезә,
Сине бизәтә икән.

Күзләр дә кысылып беткән,
Күз кабагы каплаган.
Ансыз инде йөреп булмый,
Борынымның өстенә дә
Күзлек менеп атланган.

Ул чәчләрне әйтмимен дә,
Ап-ак - торам шаккатып!
Буяп та карыймын инде,
Ак сызыклар тезелеп
Торалар сине сатып.

Тешсез каласыларым да,
Кермәгән иде төшкә.
Әле ярый син бар диеп,
Ашаганда рәхмәт укыйм,
Хөкүмәт куйган тешкә.

Хәрәкәт тә салмакланды,
Аяктан - аяк үтми...
Инде тик торгандай түгел,
,,Планга" куйган эшләрем
Күпме чапсам да, бетми.

Көзгегә карау да бетте,
Ямьсез күрсәтә көзге.
Сезнең дә шулай буламы?
Онытып җибәрәм кайчак
Тел очындагы сүзне.

Нәрсәгә безгә бу картлык,
Нигә дип килә икән?....
Матурларны ямьсезләтеп,
Төп-төзләрне бөкерәйтеп,
Ник бездән көлә икән?!

Матур картлык насыйп итсен
Тимә миңа, килмә, диеп
Куып җибәреп булмый.
Гел яшь калыр идек тә соң,
Ул бездән генә тормый.

Мөршидә Гафарова.

Монда икенче авторның матур ШИГЫРЕ.
Тагын бер ШИГЫРЬ бар.

"Өмет" каналына кушылыгыз:
https://max.ru/ometufa

3.9k 4 91
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat