“Изгелек белән сугарылган бала йөрәге – тәрбияченең иң зур бүләге” дигән бер акыл иясе.
Шекше авылының “Акчарлак” балалар бакчасы тәрбиячесе Ризәлә Резван кызы Хәертдинова да үзенең 27 елга сузылган педагогик эшчәнлегендә нәкъ менә әлеге гыйбарәне төп кыйбласы итеп ала.
Ризәлә ханымның балалар дөньясына багышланачак катлаулы да, җаваплы да озын хезмәт юлы 1999 елда Казан шәһәренең Мәскәү районындагы 395нче балалар бакчасыннан башлана. Казан педагогия көллиятен тәмамлаган 19 яшьлек кыз үзенең кочагына 25 баланы сыйдырып, нәниләр иленә беренче адымнарын атлый. Үзе дә бала гына булган тәрбияче алар белән бергә “үсеп”, бөтен күңел җылысын, яратуын сабыйларга биреп эшли, үзен тырыш, намуслы хезмәткәр итеп таныта. Һөнәри осталыгын елдан-ел арттырган кыз авылдашы Раил Рамазан улы белән гаилә корып, 2002 елда туган авылы Шекшегә кайта. Башта Сәрдә башлангыч мәктәбенә укытучы булып билгеләнә.
Тулырак САЙТЫБЫЗДА укыгыз: https://saby-rt.ru/news/tema-dnya/izgelek-belan-sugarylgan-iorak-27-el-buena-sabyilarny-iaratu-xisena-tugry-kalucy