Саба таңнары | Саба районы


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Новости и СМИ



Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Новости и СМИ
Статистика

⭐️Продюсер, режиссер, шоумен, тамада, танылган блогер…

🎤 Сүз Түбән Шытсуда туып-үскән райондашыбыз Рафиль Ризван улы Галимуллин турында бара.

🌲📱“Саба блогеры” сәхифәсенең яңа герое да нәкъ менә ул!

🏘️Рафиль хәзер гаиләсе белән Казанда яши. Әмма туган авылына еш кайтып йөри һәм чын мәгънәсендә крестьянга әйләнеп сала тормышы алып бара. ☘️🚜

Дәвамын САЙТЫБЫЗДА укыгыз.


“Саба блогеры”ның бүгенге герое - шоумен һәм блогер Рафиль Галимуллин турында кызыклы фактлар безнең КАРТОЧКАЛАРда👆🏼


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
🔥 «Саба блогеры» проектының чираттагы герое кем дисезме? Берүзе берничә кешене алыштыручы күпкырлы талант!
🎬 Режиссер — ул кадр артында ниләр булганын белә. 🎤 Продюсер — ул һәр идеянең ничек тормышка ашуын аңлый. 🎉 Бәйрәмнәр алып баручы — ул тамашачының күңелен ничек күтәрергә икәненә төшенгән. 📱 Блогер — ул боларның барысын да бер дигән контентка әйләндерә.
Ул — Рафиль Галимуллин! Аның иҗаты — энергия, креатив һәм профессиональлекнең искиткеч кушылмасы.
❓ Ә сезнең аның белән танышканыгыз бармы? Аның кайсы роле сезгә аеруча ошый?
🎁 Проектны яратып карап баручы дусларыбыз! Рафильгә илһам бирерлек иң матур комментарийны язып калдырырга ашыгыгыз! Иң шәп, иң җылы һәм иң креатив фикер авторына «Саба блогеры»ннан шәп бүләк әзер. Киттек! 👇
#СабаБлогеры #РафильГалимуллин #Татарстан #Блогерлар #Иҗат


Иштуган авылында «Мобиль поликлиника» проекты үз эшен төгәлләде. Киләсе атнада "Мобиль поликлиника" Лесхоз авылында кабул итәчәк

Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең күчмә бригадасы 700дән артык кешене карады, аларның күбесе беренче тапкыр тар белгечләрдән консультация алды.

Авыл халкы кардиолог, невролог, кан тамырлары хирургы, эндокринолог һәм офтальмологтан тикшеренү уза алды. Район хастаханәсенә барып җитү авыр булган өлкән буын өчен мондый ярдәм алу бик мөһим.

Үзегезне һәм сәламәтлегегезне саклагыз! ❤


Саба районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Октябрь башында билгеләп үтелә торган Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан оешмада хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләрен хөрмәтләде.

Үзәк директоры Илнур Хәбибуллин ветераннарга озак еллар кылган фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы теләде.

Бәйрәм чарасын район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән музыкаль чыгышлар бизәде.


Хәерле якшәмбеләр булсын, дуслар-туганнар!🍁🌨️

Атнаның иң рәхәт, иң тыныч көне җитте. Ашыкмыйча гына яңа атнага көч җыярга иң кулай вакыт…

☕️ Дуслар, ә сезнең якшәмбе көне ничек уза? Көнне ничек башладыгыз? Комментарийларда бүлешегез!❤️


❤️


Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан 100 яшьне узган олы яшьтәге райондашларыбызны һәм иң өлкән гаилә парын котлады.❤️

Чарада район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова һәм авыл җирлекләре башлыклары да катнашты.

Котлау сүзләрен Кырбаш авылыннан Константинова Нина Кирилловна, Сабабаш авылыннан Халикова Тәкъмилә Шәфигулла кызы һәм Югары Шытсу авылыннан Шакирҗанова Рәхимә Баһман кызы кабул итте. Юбилярларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Шулай ук Саба районының иң өлкән гаилә пары — Фәүзия апа һәм Әмин ага Галәвиевлар да котлау алды. Алар бергә 71 ел яши. Бүгенге көндә алар Түбән Шытсу авылында кызлары Асия апа тәрбиясендә гомер итәләр, 8 оныклары һәм 12 оныкчыклары бар.💞

Район үзенең олы яшьтәге кешеләрен хөрмәт итә һәм өлкән буынга ярдәм итүгә зур игътибар бирә.


Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан социаль яклау оешмалары җитәкчеләре һәм ветераннар белән җылы очрашу узды. Чара кысаларында кунаклар өчен Саба туган якны өйрәнү үзәкләштерелгән музеена экскурсия оештырылды, анда алар район тарихы белән таныштылар, интерактив карталар, электрон архивлар, видеомаппинг, солдат хатлары коллекциясе, археологик табылдыклар коллекциясе, акча билгеләре коллекциясе, мамонт сөякләре һәм башкалар белән таныштылар.


Моннан нәкъ 6 ел элек, районыбызның актив җәмәгать эшлеклесе, соклангыч, энергияле кабатланмас шәхес  Расих Хәсән  улы  Сабиров кинәт арабыздан китеп барды.

Сабада  аны  сагынып искә  алучылар,  якыннарыннан тыш та, шактый дип беләм.  Моның  шулай икәнлеген узган  шимбәдә район  мәдәният  йортында үткәрелгән “Яшьнәп яшәлгән гомер” дип исемләнгән  кичә дә ачык раслады.

Аның белән бәйле истәлекләрен  уртаклашыр6га элек бергә  эшләгән хезмәттәшләре, дуслары, туганнары, өлкән яшьтәгеләр килгән  иде.
Район башлыгы  урынбасары Расих Закирҗанов үз  чыгышында  әйткәнчә, мәдәни чаралар остасы Хәниф Тимербаев кичәне оештырып  бик тә игелекле эш башкарган. Якты дөньядан китеп барганнар белән бәйле хатирәләрне яңарту – яшәешебезнең мөһим кагыйдәсе.

“Расих Сабиров – районыбызның легендар шәхесе. Икебезнең хезмәттә үзара аралашулар 2004  елдан  башланды. Хакимияткә эшкә  кайткач, миңа  киңәшләрен даими биреп, күрсәткән булышлыгы  өчен аңа бурычлымын. Оештыру эшләренә,  язу-сызуга бик маһир, тәҗрибәле җитәкчеләрнең берсе  иде. Районның социаль-иҗтимагый тормышына  зур өлеш кертте. Саба районы  хакимияте аппаратында туплаган тәҗрибәсе белән Саба ветераннар  советын да  уңышлы җитәкләде. Гомумән,  Расих Хәсән  улы онытылмаска, еллар үткәч тә, зур ихтирам белән искә алынырга лаеклы  шәхес”,– диде Расих Закирҗанов.


Тулырак САЙТЫБЫЗДА : https://saby-rt.ru/news/rayon/iasnap-iasalgan-gomer-sabada-rasix-sabirov-istalegena-bagyslangan-kica-uzdy


Ел саен районыбызның мәдәният өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәребезне зурлау матур бер традициягә әйләнде.

Өлкәннәр көне уңаеннан бүгенге очрашу Олы Нырты мәдәният йортында үтте. Яңа гына ишекләрен ачкан мәдәният йортында узган әлеге матур кичә күңелгә искиткеч җылылык бирде.

Мәдәният йорты каршында кунакларны "Сафьян" рус-татар фольклор ансамбеле матур җырлары белән каршы алдылар. Кичә заманча, бөтен уңайлыклары булган мәдәният йорты белән танышудан башланып китте. "Туган як тарихын өйрәнү" музеенда китапханәче җирлегебез тарихы турында сөйләде. Кунаклар бинадагы булган мөмкинлекләрне карап сокланып йөрделәр.

Аннары өлкәннәребез бәйрәмчә бизәлгән зур, якты залга үттеләр. Бәйрәмне котлау сүзләре белән Саба мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Заһидуллин ачып җибәрде. Ул өлкәннәргә үзенең иң изге теләкләрен җиткерде.

Озак еллар мәдәнияттә эшләп ялга чыккан өлкәннәребез дә үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар, эшләгән чордагы кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр. Бәйрәмдә шулай ук күп еллар мәдәният бүлеген җитәкләгән Мидхәт Хафизов да катнашты һәм өлкәннәргә матур теләкләрен әйтте.

Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Район мәдәният йорты үзэшчәннәре, җирлегебезнең талантлы җырчылары, Урта Нырты авыл клубы каршында эшлэп килүче "Зөләйха" фольклор ансамбеле үзләренең матур җырларын өлкәннәребезгә бүләк иттеләр.

Тормышыбызны бизәүче, аңа яңа төсмерләр өстәүче, сәнгатькә, җыр-моңга гашыйк өлкәннәребез үзләре дә матур чыгышлар ясадылар. Мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Арт-Грате" марионеткалар театры Г.Тукайның "Кәҗә белән Сарык" әкиятен күрсәтте.

"Бүгенге матур очрашу өлкәннәребез күңелендә җылы хисләр калдырды. Бәйрәмне оештырырга булышкан район мәдәният йорты, китапханә, музей, сәнгать мәктәбе хезмәткәрләренә, Язлы Арташ авыл клубы мөдиренә чиксез зур рәхмәтләребезне җиткереп калабыз. Алдагы елларда да шундый матур очрашулар гына насыйп булсын иде", - дип хәбәр итә Олы Нырты мәдәният йорты мөдире Гөлназ Гаффарова.


🍁❄️ Беренче кар ❄️🍁

Беренче кар җиргә төшә,әнә.
Тик ул эрер,озак торалмас.
Тәбигатьне булмас шул туктатып
Кышка таба инде юл алгач.

Елак көзгә безне алып кергән
Беренче кар җепшек күренә.
Көтелмәгән тансык шатлык булып
Кереп калсын иде күңелгә.

Аны күреп күңел хозурлана-
"Күрче,ничек матур!"- дип тышта.
Кырык көнлек ара калдыра да
Ашыктыра көзне ул кышка.

Беренче кар җиргә төшә,әнә-
Күңел зарыкканда сафлыкка.
Дөньяларга янә аклык өстәп
Яусын,әйдә,яусын шатлыкка! (Ф.Дәүләтбаев)


Репост из: Интертат: иң популяр татарча медиа
Татарстанда сентябрьнең аномаль җылы көннәреннән соң, октябрьдә нәрсә көтәргә: https://tatar-inform.tatar/news/oktyabr-basynda-tatarstanda-temperatura-klimatik-normaga-yakyn-bulacak-5930043


🚨 🚔 Башкарма комитет җитәкчесе Марат Кәримов рәислегендә район юл хәрәкәте иминлеге  комиссиясенең киңәштелгән утырышы булды.

Беренче көн тәртибендә кеше үлеме белән  тәмамланган авариягә анализ  ясалды. ГАИның район бүлекчәсе башлыгы  Марат Гаязов   чыгышыннан   күренгәнчә, Шәмәрдәндә 1 сентябрьдә “ВАЗ 2110” автомобилен йөртүче Пролетар урамы ягыннан Лермонтов урамы ягына хәрәкәт иткәндә, зур тизлектә элеватор территориясенә керү өчен чиратта торган йөк  машинасы  прицебына  килеп бәрелә  һәм ашыгыч  ярдәм  килеп  җиткәнче  аның гомере  өзелә.

Комиссия әлеге участокта юл шартлары  проблемалы булмавын  билгеләп үтте.  Шуның белән бергә, тикшерү барышында йөк транспорты чараларының  машиналар йөрү өлешендә торуы тәүлекнең караңгы вакытында күренмәслек зона барлыкка китереп  куркынычсыз хәрәкәткә комачаулавы ачыкланды. Чиратта торучы транспорт рөхсәт ителгән саннан артып киткән очракта өстәмә куркынычсыз стоянка оештырырга кирәклеге әйтелде.

Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов  шәһәр тибындагы бистәсе урамнарында, шул исәптән йөк транспорты парковкасы урыннарында тиешенчә яктырту булдыру мәсьәләсен күтәрде. Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча карарлар  кабул ителде.


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
📚✍🏼Саба аграр көллияте: дисциплина, уку, сәламәтлек
📹
Безнең ВИДЕОда карагыз ☝🏼


✍🏼 Башка махсус уку йортларында көндәлек расписание  линейкадан яисә дәресләрдән башлана. Ә Саба аграр көллиятендә  алай  түгел. Биредә бөтенләй  икенче дөнья, бүтәнчәрәк тормыш. Монда үзеңне башкача хис итәсең. Башка махсус уку  йортларында мондый система юк. Була да  алмый,  чөнки аларында директор булып Закирҗан Бикмөхәммәтов эшләми.

✍🏼 Студентларның гадәти көненә, иң зур байлыкны – сәламәтлекне кайгыртып, иртәнге гимнастикадан старт бирелә. Монысын актлар  залында директор  үзе үткәрә. Гимнастиканың  шаһитлары да булдык. Ул дәртле  музыка  астында бара торган аэробикага охшаш спорт  күнегүләрен хәтерләтте. Куллар һавага ”оча”, аяклар туктаусыз хәрәкәттә. Гәүдәң мамык кебек булып тоела. Гимнастиканы йога алыштыра һәм стресс дәрәҗәсен киметүче, игътибарны яхшыртучы медитация...

Дәвамын САЙТЫБЫЗДА укыгыз: https://saby-rt.ru/news/rayon/saba-agrar-kolliiate-zakiran-bikmoxammatov-sistemasy-cempionatta-inu


📚 Район аграр көллияте укытучыларын һәм ветераннарын Һөнәри техник белем бирү хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз!

📚
Сез көндәшлеккә сәләтле, квалификацияле кадрлар,  тормышыбызга килеп кергән яңа технологияләр белән эш итүче белгечләр әзерлисез.  Яшьләргә ышанычлы хезмәт юлын табарга ярдәм иткәнегез, аларга чын белгеч булып өлгерергә булышуыгыз өчен рәхмәт!Сез әзерләгән һөнәрләргә ихтыяҗ беркайчан кимемәсен, киләчәккә ышаныч белән карап яшәргә һәм эшләргә язсын! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, уңышлар телибез!

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.


Репост из: Интертат: иң популяр татарча медиа
Режим республиканың 41 районында кертелде. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/v-tatarstane-iz-za-zamorozkov-vveli-rezim-cs-5930061


🍁 Шәмәрдән "Үсеш" лицеенда Өлкәннәр һәм Укытучылар көне уңаеннан искиткеч матур чара узды - озак еллар мәгариф өлкәсендә тырыш хезмәт куйган өлкән буын вәкилләре тәбрикләнде.

🍁 Укытучылар да, аш-су осталары да, техник хезмәткәрләр дә килгән иде. Кичәдә матур теләкләр әйтелде, җырлар, биюләр башкарылды.Бай табын артында өлкәннәребез рәхәтләнеп аралашты, күңел ачты.


«Макс» перестал быть просто мессенджером

В Татарстане через него записываются к врачу, решают вопросы ЖКХ, заселяются в отели и предъявляют документы. Аудитория за год выросла в 10 раз — до 1,5 млн человек. В карточках — главные цифры и сервисы.

#Макс #Татарстан #ЦифровыеСервисы #Госуслуги

Показано 20 последних публикаций.