MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
Саба таңнары | Саба районы

3 Oct, 14:21

Открыть в Max Поделиться

01:20
Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Prev Next
Ел саен районыбызның мәдәният өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәребезне зурлау матур бер традициягә әйләнде.

Өлкәннәр көне уңаеннан бүгенге очрашу Олы Нырты мәдәният йортында үтте. Яңа гына ишекләрен ачкан мәдәният йортында узган әлеге матур кичә күңелгә искиткеч җылылык бирде.

Мәдәният йорты каршында кунакларны "Сафьян" рус-татар фольклор ансамбеле матур җырлары белән каршы алдылар. Кичә заманча, бөтен уңайлыклары булган мәдәният йорты белән танышудан башланып китте. "Туган як тарихын өйрәнү" музеенда китапханәче җирлегебез тарихы турында сөйләде. Кунаклар бинадагы булган мөмкинлекләрне карап сокланып йөрделәр.

Аннары өлкәннәребез бәйрәмчә бизәлгән зур, якты залга үттеләр. Бәйрәмне котлау сүзләре белән Саба мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Заһидуллин ачып җибәрде. Ул өлкәннәргә үзенең иң изге теләкләрен җиткерде.

Озак еллар мәдәнияттә эшләп ялга чыккан өлкәннәребез дә үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар, эшләгән чордагы кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр. Бәйрәмдә шулай ук күп еллар мәдәният бүлеген җитәкләгән Мидхәт Хафизов да катнашты һәм өлкәннәргә матур теләкләрен әйтте.

Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Район мәдәният йорты үзэшчәннәре, җирлегебезнең талантлы җырчылары, Урта Нырты авыл клубы каршында эшлэп килүче "Зөләйха" фольклор ансамбеле үзләренең матур җырларын өлкәннәребезгә бүләк иттеләр.

Тормышыбызны бизәүче, аңа яңа төсмерләр өстәүче, сәнгатькә, җыр-моңга гашыйк өлкәннәребез үзләре дә матур чыгышлар ясадылар. Мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Арт-Грате" марионеткалар театры Г.Тукайның "Кәҗә белән Сарык" әкиятен күрсәтте.

"Бүгенге матур очрашу өлкәннәребез күңелендә җылы хисләр калдырды. Бәйрәмне оештырырга булышкан район мәдәният йорты, китапханә, музей, сәнгать мәктәбе хезмәткәрләренә, Язлы Арташ авыл клубы мөдиренә чиксез зур рәхмәтләребезне җиткереп калабыз. Алдагы елларда да шундый матур очрашулар гына насыйп булсын иде", - дип хәбәр итә Олы Нырты мәдәният йорты мөдире Гөлназ Гаффарова.

494 6
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat