🚦🚘 Кощак авылы янындагы җир өсте кичүе урынында светофор урнаштыралар
Питрәч районының Кощак авылы янындагы җимерелгән җир өсте җәяүлеләр күпере урынында светофор урнаштыралар.
Питрәч районының Кощак авылы янындагы җимерелгән җир өсте җәяүлеләр күпере урынында светофор урнаштыралар.
«Хәзерге вакытта юл хәрәкәтен оештыру схемасы әзерләнә, ул юл аша чыкканда җәяүлеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен светофор урнаштыруны да күздә тота.
Схема проекты Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе белән килештереләчәк», – дип хәбәр иттеләр ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында.