🌸 Бүген райондашыбыз Шәвәлиев Мөхәммәтгали Нургали улына 96 яшь тулды
🌸 Шул уңайдан авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин юбилярга РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау һәм район хакимияте исеменнән бүләк тапшырды.
🌸 Мөхәммәтгали Нургали улы 1930 елның 7 октябрендә Саба районы Олы Кибәче авылында Нургали белән Шәмсенисаның тәүге уллары булып дөньяга килә. Барлык иптәшләре кебек үк аның да балачагы авыр сугыш елларына туры килә.
🌸 Кечкенә яшьтә булуына карамастан, әниләренә ияреп кырда иген уру, ашлык сугу кебек эшләрдә катнашырга туры килә. Әтисе 1942 елда сугыш кырында һәлак була. Сугыш чорының ачысын, төчесен татып 3 бала үсә алар. Төнлә ат көтүе көтә, көндез үгез җигеп төрле эшләр башкара. Урманнан агач чыгаруда да катнашырга туры килә.
🌸 1952 елда армия сафларына алына һәм 3 ел Хабаровскида хезмәт итә. Кайткач туган совхозында завсклад булып эшли, аннан соң 34 ел тракторчы була. 7 ел бәрәңге үстерү звеносында эшли, һәр елны 1 нче урында булып, “Иң яхшы звеновод” исеме белән бүләкләнә.
🌸 1955 елда елда укытучы кыз Суфия Сафина белән гаилә корып җибәрә. Бер-бер артлы 4 балалары туа. Барысы да акыллы, инсафлы, шәфкатьлеләр, югары белем алганнар. Инде барысы да үз гаиләләре белән яшиләр.