СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Блоги


Гульшат Атнагулова
-рецепты для здоровья,
-полезные советы,
-общение, жизнь
Ссылка на этот канал: https://max.ru/selametlek_kazan
Личный макс для связи : https://max.ru/u/f9LHodD0cOL6YZMRcC5CVSPUNBx5VQNECRhBlfnEuEIXwprfHX1w40tr9zc
❗️не консультирую
❗️вопросы не публикуем

Зарегистрирован в РКН
Связанные каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Блоги
Статистика

3 көн бигрәк тиз узды, Нәнәй белән Картәтәйләрен озаттык бүген (Башкортостанның Октябрьский шәһәрендә яшиләр). Рәхмәт инде аларга зурлап килгән өчен ❤️ Тагын да шулай күңелле очрашулар насыйп булсын 🙏


🌸Матур, төрледән-төрле постельный комплектлар, мендәрләр, сөлгеләр, покрываллар кирәк булса, шушы каналга керегез әле 😍

https://max.ru/join/f1W9pnSDfH6EL-elSIYMZpWrVXlol204MbxyD406-Rg

Бәяләре дә кулай, ассортимент зур, төрле зурлыктагы һәм төрле төстәге урын-җир, комплектлар алырга була 🙌

Заказлар Россия буенча кабул ителә, район-шәһәрләргә Озон, Вайлдбериз, Яндекс Маркет аша җибәрәләр!

Үзегезгә ошаган, үзегез теләгән постельный комплектларга заказ бирә аласыз, югалтмас өчен язылып куегыз 👇👇👇

Макс: https://max.ru/join/f1W9pnSDfH6EL-elSIYMZpWrVXlol204MbxyD406-Rg

Адиля 📞: +79372781442
Татарча мөрәҗәгать итә аласыз
🙌


Кичә әниләр белән Коръән китабы алдык, әнинең үзендә берничәсе бар, безнең фатирда юк иде, гел интернеттан карау уңайсыз. Өйдә Коръән китабы булгач күңелгә дә рәхәт 🥰

3 в 1 дигәнен алдык. Бәяләре 2-3.000 тирәсе иде. Сездә бармы?

❤️ - әйе
👍- әлегә юк


КЕДР ЧИКЛӘВЕГЕ: МИОМА, КИСТАЛАРДАН, КАЛКАНСЫМАН БИЗ АВЫРУЛАРЫННАН

"Кедр чикләвеген кайнар су белән яхшылап юып( смоласы бетсен өчен), өстәлгән җәеп киптерергә һәм кабыгы белән бергә ваткалап- сыткалап( мин сарымсак изә торган белән ваткаладым), 1 литрлы пыяла банканың 3/1 енә саласың хэм банка тулганчы яхшы аракы саласың. 2 атна ( озаграк булса, тагын да яхшы) үткәч, 1 калак настойканы ашар алдыннан кабып куясың, әзрәк су эчеп куйсаң да була. Бер 20-30 минуттан ашыйсың. Озак вакыт шулай эчәргә кирәк. Шуңа күрә сразу 3 л лы банкага ясасагыз да ярый. " Язылучыбыз уртаклашты, рәхмәт яусын ❤️

"Сәламәтлек" каналы

Реакция калдырсагыз рәхмәтле булам
❤️, бу безгә язмаларның актуальлеген анализларга ярдәм итә.


🌸 Хәерле якшәмбе иртәләре белән🥰

Көннәр салкын торса да, күңелләр җылы, җаннар тыныч булсын! Сәламәтлек, бәхет һәм матур мизгелләр юлдаш булсын! 😍☀️🌿

Р.С. Фотоны кичә, карлы иртәләр белән бүлешеп, әнием җибәргән иде ( Минзәлә районы, Татар Мөшегесе)

❄️🌨️Сезнең якларда һава торышлары ничек, дуслар ?🥰


Конкурска нәтиҗәләр ясап алдым🙏❤️ Җиңүчебезне котлыйбыз 🙌 Калганнар ачуланып калмагыз зинһар, барыгызны да яратам ❤️ Рәхмәт безнең бн булган өчен 🌷🌷🌷

Юлианага бүләкне тапшырдык 😍


Әниләр белән мөселман кибетләренә төштек әле) Көне бигрәк суык , ярый инде машинада булгач тиз генә йөреп кайттык 🙏 Әни яшь вакытында Казанда укыган, эшләгән ) Аның белән шәһәрне әйләнеп керәбез вакыт булганда ☺️ Диндә булгач, әни мөселман кибетләрен ярата. Видеоларда тагын Рәмзия апа бар, ул әнинең племянницасы, иремнең икетуган апасы була. Күршедә генә яши, аның белән гел күрешеп -аралашып яшибез 🥰 Ә әти йөрергә яратмый, ул өйдә калды 😁 Сез ни хәлләрдә?


КЕФИРДАН ЙОМШАК КОЙМАКЛАР пешереп алдым:

✔️2 йомырка агын аерып алып, миксер бн яхшылап күпертәбез (2-3мин)
✔️2 аш кашыгы шикәр салып күпертәбез (2-3мин)
✔️йомырканың сарыларын кушабыз, миксер бн кабат күпертәбез (2-3мин)
✔️шушы йомшак массага җылымса кефир кушабыз (1пакетик, 3,5%, микроволновкага 30 секундка куйдым), кашык бн болгаттым
✔️1 чәй калагы тоз (өебрәк)
✔️1 чәй калагы соданы ааз гына кап-кайнар су белән "пышлатып" салабыз
✔️2 чашка он салып акрын гына болгатабыз (миндә кечкенә чынаяклар, артыгын салмаска: стакан булса - 1,5 җитә)

Чәйләрегез тәмле булсын 🥰🌷


ӘРЕКМӘН ТАМЫРЫН ЭЧӘМ

"Әрекмән тамырын ел да җыям, киптерәм. Яз көне согын эчәм, көзен тамырын әзерләп куям. Кипкән тамырны, чама б-н генә салып, әз генә кайнатып алам да, тора шунда, көн саен эчәм. Рецепт эзләгәнем юк. Канны куерта диләр, канны тикшереп торам, куермый. " Язылучыбыз уртаклашты, рәхмәт

Әрекмән тамыры файдасы: бавырны чистарта, иммунитет өчен, шикәрне төшерә, ашказаны-эчәклек авыруларыннан (полиплар булса), буын авыруларыннан, миомадан, поджелудочный, бөерләр өчен дә файдалы һ.б.

"Сәламәтлек" каналы

Реакция калдырсагыз рәхмәтле булам ❤️, бу безгә язмаларның актуальлеген анализларга ярдәм итә.


Хәерле шимбә иртәләре белән, дуслар 🥰🥰🥰

Матур, уңышлы көннәр теләп калабыз һәрберегезгә !!!
🍁🍁🍁

Бик суытты, җылырак киенегез 🙌❤️





Кичкелеккә - бәлеш 😍

Камырында:
-1 пачка май (бүлмә температурасында)
-1 стакан җылымса су
-1 чәй калагы тоз (өебрәк)
-ахырдан камырны ясап бетергәч әз генә зәйтүн мае

Йомырка салмыйбыз, сез саласызмы?) Үз рецептларыгыз бн дә бүлешегез 😍


Картәтәй белән нәнәйләре килде бит😍 И сөенче булды балаларга 🥰🥰🥰 Киләләр дигәч открыткалар ясап көтеп тордылар))


Бүген кунаклар көтелә ☺️ Азык-төлек алырга КЛАДОВАЯ дигән кибеткә җайлаштык хәзер, кирәк -яраклар да бар анда 😃 Телефоннан карап кына заказ бирәсез дә ишек төбенә кадәр китерәләр, авыр пакетлар күтәреп тә йөрисе юк.

Кладовойда бәяләр 25% ка арзанрак чыга👍 Ничек алай соң? Бу супермаркет онлайн эшли, хезмәткәрләре аз, шуңа күрә чыгымнары да азрак һәм бәяне күтәрмиләр. Җитештерүчеләр белән турыдан-туры эшли һәм накруткалар юк.

Әлегә Казан, Яшел Үзән һәм Иннополиста заказлар кабул итәләр, алга таба Татарстанның һәм Россиянең башка шәһәрләрендә дә ачылачак. Продуктлары свежий, көнендә җыеп китерәләр. Гигиенаны, кагыйдәләрне төгәл саклыйлар.

Шушы ссылка буенча заказ бирергә мөмкин :

КЛАДОВАЯ ССЫЛКА
🔼🔼🔼

Р.С. Бәяләрен булса да карап чыгыгыз 😍🙌



🎨Казанда бу атнада цифрлы рәсем ясау буенча БУШЛАЙ МАСТЕР -КЛАСС узачак😃Тулырак⬇️

🎨 В Казани на этой неделе пройдет бесплатный мастер-класс по цифровому рисованию на планшете! За 1,5 часа вы создадите свою первую цифровую иллюстрацию, даже если никогда раньше не рисовали.

В школе «Стилетика» преподаватель покажет основы цифрового рисования, базовые инструменты и поможет создать собственную работу. Планшет можно получить на месте — свой приносить необязательно.

Цифровое рисование востребовано в дизайне, рекламе, создании иллюстраций, стикеров, контента для соцсетей и на фрилансе. Начать можно с нуля — опыт не требуется.

✨ Мастер-класс подойдет тем, кто хочет освоить новый навык, попробовать себя во фрилансе или найти дополнительный источник дохода. После мастер-класса можно узнать о программе обучения, задать вопросы преподавателям и понять, подходит ли вам это направление. Участие ни к чему не обязывает.

📍 Казань, пер. Профессорский, 3

📎 Получить приглашение — по ссылке: https://mrqz.me/kazancifrovoe

🏷️❗️Бесплатно вместо 3 000 ₽ до 8 октября❗️


БАЛАННАН ЖЕЛЕ

-Балан җиләкләрен яхшылап юып,
-агач тукмак белән изәләр,
-эре иләк аша чыгарырга, төшләре шунда кала,
-5-7 минут кайнатырга (ак күбекләре чыгудан туктаганчы )
-чамалап (1:1) шикәр комы кушарга (кемдер бал куша),тагын 1-2 минут кайнатып алырга, болгатып торырга
-аннан чиста банкаларга бүлеп, суыткычта саклыйлар.

Мондый желе салкын тиюдән саклый, кан басымын төшерә, йөрәк авыртуын баса. (Гөлшат Атнагулова)

❤️- балан кулланам
👍- юк, белеп торыйк


Өстәлләргә имбир куяр чак җитте, дуслар🙌

✨ иммунитетны ныгытырга ярдәм итә
✨ салкын тию вакытында файдалы
✨ организмны эчтән "җылыта"
✨ вируслардан сакланырга ярдәм итә
✨ашкайнатуны яхшырта
✨күңел болганудан
✨баш авыртудан , мигреньнан
✨йөрәк өчен файдалы

Гөлшат Атнагулова

Имбир кулланабыз - ❤️
Сирәк кенә алам -
👍


Изге Җомга иртәләре белән, дусларыбыз!

Бозымнардан, күз тиюдән саклый торган догаларны укып куйыйк әле⤵️

🧿" Әгүзү би кәлимәтил-ләһиттәммәти мин күлли шәйтанин үә һәммәтин үә мин күлли гайнин ләәммәһ» (Аллаһының камил сүзләренә һәрбер шайтаннан, хәшәрәттән һәм яман күздән сакласын дип сыенам) (Бохари риваяте, 3371).

🧿 "Әгүзү билләһи үә кудратиһи мин шәрри мә әҗидү үә үхәзирү» (Мин сизгән һәм курыккан яманлыклардан Аллаһыга вә Аның кодрәтенә сыенам) 📚 (Мөслим, 2202).

Яман күзләрдән, яман хәлләрдән саклый күрсен Бөек Аллаһыбыз 🙏🤲


Бүген кайбер якыннарымны, танышларымны Өлкәннәр көне белән котларгамы, юкмы дип аптырадым 😅Чөнки мин әле карт түгел дип үпкәләп куярга мөмкиннәр🙈

Сезнеңчә ничә яшьтән Өлкән дисәк дөрес була?


ОРГАНИЗМНЫ ЧИСТАРТАБЫЗ

Бу максатта MaivLab функциональ дренаж һәм детокс эчемлеге туры киләчәк:

✔️артык сыеклыкны чыгарырга булыша
✔️шлаклардан чистарта
✔️шешенүләрне бетерә
✔️җиңеллек хисе бирә
✔️энергия өсти : кофе урынына эчәргә була
✔️ иммунитетны ныгыта

Натураль функциональ формуладан:
🍃толокнянка-организмнан артык сыеклыкны чыгарырга ярдәм итә
🍃таурин-тонусны саклый һәм арыганлыкны киметә
🍃С витамины-иммунитетка һәм гомуми халәткә ярдәм итү
🍃декстроза-энергия чыганагы

Заказ биреп өлгерегез, дуслар, сезгә дә ошарга тиеш . Тәме дә тәмле : манго тәме белән 🥭 Үзебезнең Россиянеке🌷

Заказать на ВБ (Арт. 987801619)

Заказать на ОЗОН (Арт. 4129508970)

Показано 20 последних публикаций.