MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
Татар Эстрада

23 Sep, 10:55

Открыть в Max Поделиться

Әнвәр Нургалиев белән интервьюдан өзек ⤵️

— Әнвәр, ни өчен җырчы һөнәрен сайладың?
— Башта табиб буласым килде, ләкин анда керергә акча кирәк иде. Аннан соң ул заманда телевизор ремонтлаучы булып эшләү модада иде. Ул юнәлеш буенча китәргә дә кызыктым. Ләкин мәктәптә укыганда ук җырлап йөргәч, җырчы булырга уйладым. Әни: “Балам, дәртле кеше бәхетсез була”, диде. Шулай да хыялымны ашырырга булдым. Башта Уфа сәнгать училищесында, аннан университетта белем алдым. Параллель рәвештә юрист белгечлегенә укыдым. Башка артистларга караганда, миңа сәхнәдә танылу авыррак булды дияр идем. Берара үземне бер урында таптанып торган кебек хис иттем. Хәтта сәхнәдән китү теләге дә бар иде. Үз эшемне ачып, төзелеш белән шөгыльләнеп алдым. Ә Татарстанга 43 яшьтә генә килдем. Болай танылырмын дип һич уйламадым. Бер мәлне Казанда Уфага караганда популярлырак та булдым әле.

— Ни өчен аудиторияңнең 80 процентын хатын-кызлар тәшкил итә дип уйлыйсың?
— Мине “Соң дисең микән?” җыры аша белә башладылар. Мөгаен, шушы җырда үзләрен танучылар булгандыр. Һәркем мине үзе турында җырлый дип уйлыйдыр. Миңа калса, хатын-кызлар миңа түгел, ә сәхнәдәге образыма, тавышыма гашыйк.

— Әнвәр Нургалиев тагын ничә ел популяр йолдызлар исемлегендә булыр икән?
— Тагын биш еллап сәхнәдә иҗат итсәм, әйбәт булыр иде. Гаиләм өчен яшисем килә. Болай да өйгә кайтып кергәнем юк бит.
Прокомментировать

5.2k 106
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat