MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
Татар Эстрада

3 Oct, 11:30

Открыть в Max Поделиться

Рөстәм Нәбиев белән интервьюдан өзек ⤵️

«Мин әниемне югалттым. Әгәр дә гомер буе әтигә карата нәфрәт белән яшәсәм, чынлыкта аны да югалтыр идем. Ә мин тагын бер әти-әниемне югалтасым килмәде.

Әти белән аралашырга, аны күрергә, «әти» дип атарга үзем теләдем. Мин моны булган хәлләрне онытканга эшләмәдем. Һәм аның кылган гамәлен дөрес яки рөхсәт ителерлек дип санаганга да түгел.

Мин бары тик, билгеле бер дәрәҗәдә, кешене аның кылган гамәленнән аера алдым. Бәлки, мин аны гафу итмәгәнмендер, ә бары тик ачуны җибәргәнмендер. Чөнки аңладым: әгәр бу ачуны гомер буе үз эчемдә йөртсәм, беренче чиратта ул мине җимерәчәк. Ә мин моны теләмәдем.

Бүген мин үзем дә әти. Һәм балаларымның башка бер кешегә карата булган шул нәфрәтне, ачуны күрүләрен һәм тоюларын теләмәдем. Бу дөрес түгел. Ә мондый хисләр теләсә кайсы очракта да минем эчке дөньям чикләреннән чыгып китәр иде.

Һәм бүген мин нәкъ шундый сайлау ясавыма шатмын. Чөнки әти инде юк. Әгәр ул вакытта мин аның алдында ишекне япкан булсам, хәзер моны төзәтү мөмкин булмас иде…»
Прокомментировать

4.7k 94
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat