Татар ядкарьләре


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Познавательное


Татар халкының ядкарьләре, тарих, мәшһүр шәхесләребез, йолалар һәм гореф-гадәтләр - барысы да бу каналда
https://vk.ru/tatar_yadkarlare
https://dzen.ru/tatar_yadkarlare
https://max.ru/tatar_live
https://dzen.ru/tatar_yadkarlare
https://t.me/tatar_yadkarlare

Связанные каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Статистика
Фильтр публикаций


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
📌Әдәп-әхлак турындагы сүзен дәвам итеп, Мансур абый бүген күрешү, сәламләшү тәртибе турында сөйли.
#Мансур_абый_сабаклары


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Лямбрә мишәрләрендә Мордовия Республикасы Лямбрә районы Таваслау (Тау аслы - Черемышево) авылында язып алган җыр. Бу як татарларның табын артында күмәкләшеп башкара торган җырлары, ирләр җырлаган. Башлап җырлаучыны "Җыр күтәрүче" дип атаганнар.

#белә_идегезме?


Гәрчә күрсәң ата-анаңдан җәфалар күп заман,
Син җәфа итмә аларга, бәлки—хөрмәт, и угълан!
Син нидер иттең исә атаң өчен, анаң өчен,
Син да угълыңнан алырсың аны, әлбәт, и угълан!
Дәрдемәнд

ХХ гасыр башының бөек татар шагыйре, җәмәгать эшлеклесе, иганәче, сәнәгатькәр, алтын приискалары хуҗасы
Дәрдемәнд (Закир Мөхәммәтсадыйк
улы Рәмиев)
23.11.1859- 09.10.1921

#бу_көн_туган_көн
#татар_акылы


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Көздән утырткан сарымсакларыбыз ни хәлдә икән? Шуларны барладык бүген.


1982 елның 22 ноябрендә Чаллы шәһәре, генераль секретарь Леонид Ильич Брежневның үлеменә 12 көн дигәндә, Брежнев исеменә үзгәртелә. Тик бу яңа исем шәһәргә берегеп китә алмый. Автошәһәрдә хәтта генераль секретарьга һәйкәл дә куярга өлгерми калалар. Алты елдан соң, ягъни 1988 елда шәһәр активистлары, халыктан күп санлы имзалар җыеп, тиешле органнарга хатлар язып, шәһәрнең тарихи Яр Чаллы дигән исемен кайтаруга ирешәләр.

Брежнев шәһәре исеме 1982 елдан 1988 елга кадәр туучыларның таныклыкларында, ул чорда паспорт алучыларда, иске документларда, фотосурәтләрдә үзенә күрә бер тарих булып калды.

Ә сез бу тарихны хәтерлисезме?

#вакыйгалар


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры

#бу_көн_туган_көн

Гарипова Раилә Мөхәммәтхан кызы (22.11.1946)


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Тагын бер генә менеп карыйм да...

Ә сез моңа нинди исем бирер идегез?


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Ноябрьнең юеш, кояшсыз көннәрен, озын төннәрен бакчабызда әле дә булганнар белән ямьләндерәсе иттек әле. Бәлки сезнең дә күңелләрне күтәрер дидек.

#әйләнә_тирәбез


Ноябрь урталарында иртәнге якта томанлы булса, көннәр җылы һәм юеш торыр.

Сездә дә томанлыдыр?

#сынамыш


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Бүгеннән башлап "Җыр турында җырчы" дигән яңа рубрика башлап җибәрәбез.
🎼
Рубрикабызның беренче кунагы - Россиянең (2026), Татарстанның (1993) атказанган артисты, Татарстанның халык артисты (1999) Фердинанд Сәләхов.

Аның белән корган әңгәмәдә татар халык җырын татарча башкару үзенчәлекләре, таләпләре, артистның үз күңеле, шәхси эчтәлеге һәм тагын башкалар хакында сөйләштек.

#җыр_турында_җырчы


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
🕌Казан шәһәренең Мәрҗәни мәчетендә мөнәҗәт, бәетләр, дини эчтәлекле җырлар башкару белән танылган "Мәрҗән" ансамбле эшләп килә. Җомга көн уңаеннан ансамбль башкаруында "Бу мөбәрәк җомга көн" мөнәҗәтен тыңлап китик әле.


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
"Һәр нормаль кешенең бай һәм танылган буласы килә, әлеге теләк кешенең тормыш юлында этәргеч була, әлеге омтылыш көчле булмаган кешеләр дә бар, аларны башка теләк йөртә: ирекле булу һәм яраткан эше белән шөгыльләнү. Болар – романтиклар, аларга алтын ялтыравы һәм чыңлавы тәэсир итми. Мин шундыйлар исәбеннән. Җыр һәрвакыт яраткан эшем булды, балачактан хәзерге көнгәчә шул эшемне яратып башкарам. Миңа чираттагы дәрәҗәле исемне алуым турындагы хәбәр килеп ирешсә дә, яки йортым янса да, шатлыктан да, кайгыдан да үрле-кырлы сикермим. “Дөньякүләм революция белән чагыштырганда, болар барысы да пүчтәк”, - дим. Әмма язмышның тормышта сине ни көткәнен күрсәтә торган билгеләре була..."

#бу_көн_туган_көн

🎶Үзенчелекле тембры, матур, ягымлы йомшак тавышы, сәхнәдә мөлаемлыгы, профессиональлеге, үтә тәэсирле һәм ихлас башкару осталыгы белән күпләребезнең күңеленә кереп калган Ренат Ибраһимов (20.11.1947-14.05.2022)




«Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә сезнең берәр эш башкарганда аны камил итеп, җиренә җиткереп башкаруыгызны ярата».
Хәдис

Җомга мөбарәк булсын!


#тарихи_фото


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Нурфия апа самавыр кайнату серләре белән уртаклашуын дәвам итә) Рәхим итеп карыйк, дуслар😉


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Кәгазь белән өстәл сөртергә ярамый, имеш, йортта тавыш чыга. Татар халкында шундый ышану бар. Моның сәбәбе анык кына билгеле түгел.
Мөгаен, бу кәгазь кадерле булган заманнарда чыккандыр, яки типография буявы агулы булганга, өстәлне пычратканга күрә шулай әйткәннәрдер.

Уены-чыны белән әйткәндә, тавыш чыкмасын дисәгез – өстәлне чүпрәк белән генә сөртегез!

Ролик #ясалма_фәһем технологияләре кулланып әзерләнде.


"Гөлсем Болгарскаяны мин җиде-сигез яшемнән үк белеп үстем. Ул безнең ишегалдына бик еш килә торган иде. Безнең дворник кызы Вафия белон алар ахирәтләр иде. Гөлсем апа, Вафия апа икесе кәләпүш кайыйлар. Мин Вафияләргә кереп
утырам. Гөлсем апа килгәнен сизенсәм, йомышым булмаса да, Вафияләргә керәм. Гөлсем Болгарская бик кызык итеп көлә иде. Шаркылдап, башын артка ташлап, рәхәтләнеп көлә. Мин Гөлсем апаның көлгәнен карарга керәм.
Алар кәләпүш кайый, үзләре мин аңламый торган нәстәләр турында сөйләшә. Дәшмичә генә ишек катындагы сәкедә утырам. Мин килеп керсәм, Гөлсем Болгарская юри:
- hy-y, Заһидә кергән икән, сине күптәннән көтә идек, - дигән булып каршылый. Үзләре мин кергәнгә бигүк риза тугел кебек тоела иде. Ихтимал, аларның сер сөйләшәсе булгандыр.
Узем утырам, узем: «Кайчан көләр икән Гөлсем апа?» - дип көтәм.
Соңыннан гына аңладым: Гөлсем Болгарская ямьсез итеп, авызын зур ачып көлә икән. Сабыйга шул кызык булып тоелгандыр инде... Болгарская сәхнәдә чын күз яшьләре белән җылый иде. Мин шуңа шакката идем, бергә сәхнәдә уйныйбыз, фаҗигале күренешләрдә Гөлсем Болгарская чынлап җылый,
күз яшьлеренә чыланып уйный иде..."
(Заһидә Тинчурина хатирәләреннән. Р.Батулла "Урыннары җәннәттә булсын")

#бу_көн_туган_көн

✨Татар актрисаларының беренче буыны вәкиле, театр сәхнәсенә егерме яшьтә аяк басып, гомерен бер генә театрга багышлап, җитмешнең аръягына чыккач кына китүче, бернинди махсус әзерлексез килеп, сәхнә остасы булып китүче драма артисткасы ГӨЛСЕМ БОЛГАРСКАЯ

(15.10.1891-09.01.1968)

Фотоларда
1. Гөлсем Болгарская, 1910 ел
2. Гөлсем Болгарская (уңда) дус кызы Галимә белән, 1910 ел.
3. Хәмит Колмәмәт һәм Гөлсем Болгарская язылышудан соң;
4. Галия Булатова, Гөлсем Болгарская, Галия Нигъмәтуллина, Мәрьям Сульва;
5. Гөлсем Болгарская "Таһир-Зөһрә" спектаклендә;
6. Гөлсем Болгарская Чаткылар спектаклендә;
7. Гөлсем Болгарская Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану" спектаклендә Бәдига карчык ролендә;
8. Гөлсем Болгарская "Гөлчәчәк" спектаклендә;
9. Гөлсем Болгарская оныгы Феликс Колмәмәт белән, 1958 ел


Сизәсезме, салкыная көннәр –
Кар уйнаклый җирдә, боз ката...
Күксел көннең кырпак иртәләре
Көзнең өянәген кузгата.

Ләбиб Лерон

#татар_акылы


Телебездән төшеп калган сүзләрне бүген дә барлыйбыз. Бүгенге сүзебез - төшеп калган гына түгел, үзенең төп эчтәлеген югалтып, хәзер бөтенләй башка лексик берәмлекне белдерү өчен кулланыла торган *камчы* сүзе.
Элек бу сүз белән без еланны белдергәнбез. Игътибар белән карасак, ул *кам* тамырыннан һәм *чы* сүзьясагыч кушымчасыннан тора. Борынгы бабаларыбыз телендә кам дип шаманны, башка төрле әйтсәк, сихерчене атаганнар. Әлбәттә, сихер тәртибен, әрвахлар белән аралашу рәтен белгән кешене камчы/камлаучы дип атаганнар. Ыслагандай тавыш чыгарып, каршысына очраган кешенең күзенә туп-туры карап тору сәләтенә ия булган җан иясе - еланны да сихерләү сәлатенә ия дип уйлаганнар. Шуңа бәйле рәвештә елан атамасы урынына *камчы* сүзен кулланганнар. Бу лексик берәмлегебез телебездән бик күптән төшеп калган, аның урынына без хәзер бары тик елан атамасын гына кулланабыз. Шулай булса да, балалар фольклоры үрнәкләрендә әлеге фикеребезне дәлилләрлек мисаллар әле дә сакланып килә. Мәсәлән, каршыга кара елан килеп чыкканда чакмасын өчен аны тылсымлый ягъни камчылый торган эндәш- әйтем тексты.

Ченки-ченки, ченки елан,
Ченки башлы кара елан,
Аккан судан агым елан,
Кыл-кылычтан нечкә елан,
Ак мамыктан йомшак елан,
Камчы, кач, кач, кач!
Каян чыктың, шунда кер!
Камчы! Камчы!

Нәкый Исәнбәт халыкта әле дә еланга *елан* дип эндәшсәң, "елатырмын", ә *камчы* дисәң, "качармын" ди икән дигән ышану яшәп килә, ди. Моны ул без алда әйткән фикергә бәйле аңлата.
Хәзерге телебездә ат иярләүгә бәйле әсбап атамасы *камчы* сүзенең асылы да нәкъ менә еланга, ягъни елан кебек сузылган кыяфәттә булуына бәйле килеп чыга.


#архаик_сүз
#тарихи_сүз

Показано 20 последних публикаций.