MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям [new]
  • Мониторинг Max
Татар ядкарьләре

18 Nov, 17:52

Открыть в Max Поделиться

Prev Next
Телебездән төшеп калган сүзләрне бүген дә барлыйбыз. Бүгенге сүзебез - төшеп калган гына түгел, үзенең төп эчтәлеген югалтып, хәзер бөтенләй башка лексик берәмлекне белдерү өчен кулланыла торган *камчы* сүзе.
Элек бу сүз белән без еланны белдергәнбез. Игътибар белән карасак, ул *кам* тамырыннан һәм *чы* сүзьясагыч кушымчасыннан тора. Борынгы бабаларыбыз телендә кам дип шаманны, башка төрле әйтсәк, сихерчене атаганнар. Әлбәттә, сихер тәртибен, әрвахлар белән аралашу рәтен белгән кешене камчы/камлаучы дип атаганнар. Ыслагандай тавыш чыгарып, каршысына очраган кешенең күзенә туп-туры карап тору сәләтенә ия булган җан иясе - еланны да сихерләү сәлатенә ия дип уйлаганнар. Шуңа бәйле рәвештә елан атамасы урынына *камчы* сүзен кулланганнар. Бу лексик берәмлегебез телебездән бик күптән төшеп калган, аның урынына без хәзер бары тик елан атамасын гына кулланабыз. Шулай булса да, балалар фольклоры үрнәкләрендә әлеге фикеребезне дәлилләрлек мисаллар әле дә сакланып килә. Мәсәлән, каршыга кара елан килеп чыкканда чакмасын өчен аны тылсымлый ягъни камчылый торган эндәш- әйтем тексты.

Ченки-ченки, ченки елан,
Ченки башлы кара елан,
Аккан судан агым елан,
Кыл-кылычтан нечкә елан,
Ак мамыктан йомшак елан,
Камчы, кач, кач, кач!
Каян чыктың, шунда кер!
Камчы! Камчы!

Нәкый Исәнбәт халыкта әле дә еланга *елан* дип эндәшсәң, "елатырмын", ә *камчы* дисәң, "качармын" ди икән дигән ышану яшәп килә, ди. Моны ул без алда әйткән фикергә бәйле аңлата.
Хәзерге телебездә ат иярләүгә бәйле әсбап атамасы *камчы* сүзенең асылы да нәкъ менә еланга, ягъни елан кебек сузылган кыяфәттә булуына бәйле килеп чыга.


#архаик_сүз
#тарихи_сүз

265 4
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max Рейтинг публикаций
API
API статистики API поиска публикаций
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности Публичная оферта
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot MXStatBot
Made by TGStat