Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Арча районы төньягында юкка чыккан авыл бар. Аны Остыял дип тә, Кече Әтнә дип тә йөртәләр. Анда әле 2001 елда гына кешеләр яши иде... Хәзер инде беркем дә юк.
Авыл янында "Изге чишмә" дип аталып йөртелә торган чишмә дә бар. Аның бик күңелле легендасы да бар. Имеш, могҗизаи көчкә ия дүрт егет агачтан юнып бер кызны ясый һәм аңа җан өрә. Кыз искиткеч матур була - алар барысы да аңа гашыйк була һәм егетләр сугыша башлый. Кыз, аларны талаштырмас өчен, кабат агачка әйләнә. Егетләр кайгыларыннан чишмәгә әйләнә...
Дөрестән дә, Бадьян тавы дип аталган тау башында бик карт нарат үсеп утыра иде (хәзер инде юк), ә чишмәләр дүрт чыганактан чыгып, бергә кушыла.
2010 елларда авылга Казаннан бер программист егет кайтып яши башлаган иде. Әмма кешесез авылда озак яши алмады, китте.
Остыял авылын кешеләр хәтерли, анда туган кешеләр әле һаман да үзләрен шунда җирләүне сорап, васыять калдыралар...