1897 елның 6 октябрендә Казанның Воскресенская урамында (хәзер - Кремль урамы) шәһәр урамнарын беренче тапкыр электр уты белән яктырталар.
1840 елга кадәр Казан урамнары бөтенләй яктыртылмый. Караңгы вакытта урамнарда йөрү куркыныч була.
1840 елда Казан урамнарында киндер майлы яктырткычлар куела башлый. 1860 елда аларны керосин фонарьларына алыштыралар. 1871 елда Казанда 1215 фонарь янган. 1877 елда газ фонарьлары урнаштыра башлыйлар, шәһәр урамнары буйлап чуен торбалар сузалар. Әмма газ лампалары яктырак янса да, куллану өчен уңайсызрак дип табыла, керосин лампаларын куллану дәвам итә.
Дөрес, керосин лампаларын да карап-тикшереп тору шактый авыр хезмәт була, бу эшне татарлар бик яратып эшләгән. Бер кеше 45 фонарьны карап-күзәтеп торган, шуның өчен айлык хезмәт хакы 7 сумнан алып 10 сумга кадәр булган. Керосин лампаларын урлап та китә торган булганнар.
Урамнарны яктырту тарихына күз салсак, Борынгы Грециядә үк өчаякка май яктырткычлары куела торган була. Ә нәкъ менә урам фонарьлары беренче тапкыр 1417 елда Лондонда куела. Аннары Париж, Амстердам урамнары майлы фонарьлар ярдәмендә яктыртыла башлый. Россиядә беренче урам фонарьлары 1706 елда Санкт-Петербургта куела. 1873 елда Петербургта электр лампалары урнаштырыла.
Казанда беренче лампочкалар 1887 елда Панаев бакчасында (хәзерге “Динамо” стадионы) яна. Пар белән эшли торган динамомашина куела, шул урынга куелган 8 фонарь паркны яктыртып тора.
Казан урамнарын электр уты белән яктырту өчен 1895-1896 елларда Театр мәйданында (хәзерге вакытта - Ирек мәйданы) беренче шәһәр электр станциясе төзелә (ул урында хәзер Татарстан Хөкүмәте бинасы). Аның хуҗалары – Бельгия ширкәте. (1917 елда ул дәүләткә тартып алына һәм “Кызыл Таң” ширкәте дип атала башлый).
1897 елның 24 июнендә Проломная (Бауман) урамында тәҗрибә рәвешендә фонарьлар урнаштыралар. Әмма лампочкалар начар яна, урамны яктырта алмый. Шәһәр урамнарын яктырту тарихы башлану дип 1897 елда Воскресенская урамына куелган лампалар кабынуны саныйлар. Алар инде якты янган, урамны яктырткан. Шәһәрдә 300 багана урнаштырылып, үзәк урамнар электр уты белән яктыртыла башлый.
1900 елда электр уты хөкүмәт учреждениеләренә һәм шәхси йортларга кертелә башлый. Электр уты кыйммәт була, 1 киловатт-сәгате – 30 тиен. Шуңа күрә яктырту лампаларын үзәк урамнарга гына урнаштыралар, бик байлар гына өйләрендә электр уты куллана алган. 20 гасырда да урамнарны һәм биналарны яктырту өчен керосин лампалары куллану дәвам итә.
Тукай 1912 елда “Кичке теләк” шигырендә яза:
“Мин язам, шунда күрәм: лампам эчендә май кими;
Алда кәгазьгә ташыйлар — күңлемә уйлар сыймый.
Якты беткәнчә языйм дип, сызгалыйм тиз-тиз генә,
Кәгазь өстендә кала тик кәкре-бөкре эз генә.”
Хәзер Казан урамнарында 90 мең тирәсе ут ноктасы бар. Казан – Россиядә иң якты яктыртылган шәһәрләрнең берсе. “Безнең ишегалды” программасы гамәлгә ашырыла башлагач, шәһәр дә үсү сәбәпле, урамнардагы яктырту лампалары күпкә артты.
Фотоларда:
1. Воскресенская (Кремль) урамы (Спас башнясыннан күренеш)
2. Сөембикә манарасы яны
3. Урамнарны яктырту өчен кулланылган керосин лампасы
4. Проломная (Бауман) урамы
5. Электр станциясе (хәзер бу урында Министрлар Кабинеты бинасы)
6. Хәзер шәһәрдәге яктырту лампалары борынгы лампаларга охшатып ясалган
7. Төнге Казан