Татарстан автономияле республикасының Дәүләт суверенитеты турында декларациясе кабул ителгәннән соң (1990 елның 30 августы) моңарчы бу хакта авыз ачып сөйләргә түгел, хәтта хыялланырга да мөмкинлеге булмаган татар зыялылары үткәндәге бик зур мирасыбызны барлап, аны халыкка кайтару максатыннан "Мирас" журналы (1991) булдырдылар. Айга бер тапкыр чыгып килүче әлеге басма битләре аркылы халкыбыз бөек әдибебез Гаяз Исхакый әсәрләре, Тукаебызның "йозак"та кала килгән әсәрләре, Фатих Кәрими дигән тагын бер язучыбыз иҗаты, шәхесе, тагын әллә кемнәребез белән, гомер тузаны астында махсус күмеп калдырылган тарихи вакыйгаларыбыз белән таныша, укый, белә башладык.
Инде бу көннәрдән соң 35 ел узган, 420 сан дөнья күргән. Журналның һәр битендә бүген дә милләтебезнең зурлыгын һәм көчлелеген танытучы мәкаләләр, очерклар, фотолар урын ала килә.
Алга таба да гел шулай була күрсен. Әлбәттә, бүген илебездә сәбәпләре билгеле булган кытлык заманы. Бу кытлыкның журнал эшчәнлегенә дә үз төзәтмәләрен кертү ихтималы аз түгел. Шулай булса да журнал әле исән, милләт үсешен, киләчәген кайгыртып яшәвен дәвам итә. Иртәгә дә исән булыр дигән өметтә калабыз һәм теләге булганнарны 26 ноябрь көнне булачак чарада көтеп калабыз.
Чарада "Мирас" ка хас булганча шанлы тарихлы милләтебез киләчәге хакында җырларыбыз аркылы да ирешелгән уйланулар, фикерләр булачак. Килегез!
Керү ирекле.
#вакыйгалар