Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Драматург Шәриф Хөсәеновның "Әни килде" спектакленнән бер өзек. Эшкә кермичә йөргән егетне абыйсы белән әбисе әрли: "Болай йөрсәң, пенсияң дә булмас!" "Без пенсиягә чыкканчы әллә нинди законнар чыгар әле!" - дип җаваплый егет. Һәртөрле пенсия реформасын күргәннәр өчен бу сүзләр бигрәк тә актуаль яңгырый.
Шәриф Нургали улы Хөсәенов белеме буенча терапевт. Ул 1929 елның 26 ноябрендә Буа районы Өчмунча авылында туа. Сырхауханәдә участок табибы булып эшләүдән тыш ул әсәрләр да яза. Драматург буларак, "Профессор кияве" комедиясе белән таныла. "Зөбәйдә - адәм баласы", "Бирнәле кыз" спектакльләре дә куела. Ә инде аны иң таныткан әсәр - 1968 елда куелган "Әни килде" әсәре (соңрак ул "Әниемнең ак күлмәге" исеме белән куела). Шәриф Хөсәенов - Татарстанның атказанган табибы. 1999 елда вафат була.