Интертат: иң популяр татарча медиа


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Новости и СМИ


Иң шәп татарча мәйдан

Связанные каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Новости и СМИ
Статистика

Элек туй күлмәкләре бигрәк матур иде!

Ә сез ничәнче елда кияүгә чыктыгыз? Ул вакытта сезгә ничә яшь иде? – комментарийларга языгыз

Интертат МАХта


Кукмара районы Әсән-Елга авылында 1742 елда төзелгән мәчетне реставрациялиләр.

Мәчетнең тышын сүткәч, бүрәнәләрнең бер өлешен саклап калу мөмкин булмау ачыклана. Борынгы бинаны ничек торгызулары һәм аның кайчан ачылачагы турында безнең сайтта укыгыз


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Татар китапларын тикшерүне дәвам итәбез. Икенче өлеш😍

Интертат МАХта


Тешләрне югалту һәм чәйнәү функциясе бозылу, бигрәк тә өлкәннәрдә, деменция куркынычы артырырга мөмкин.

Чәйнәү вакытында баш миенең уку һәм хәтер өчен җаваплы нейрон челтәрләре активлаша. Тешләр югалганда бу стимуляция кими, әлеге үзгәреш баш мие эшчәнлегенә тәэсир итәргә мөмкин.

Интертат МАХта


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Әлеге минутларда Казанның 145 нче лицеенда 5 нче татар гимназиясе ачылуга 35 ел тулу уңаеннан бәйрәм кичәсе бара☺️

Интертат МАХта


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
«Әдәби фест» кунаклары һәм оештыручылары нинди китаплар укырга тәкъдим иткәнен әлеге видеода карагыз

Интертат МАХта


Татарстан Милли китапханәсендә «Әдәби фест» фестивале кысаларында совет чоры әдәби архивларына багышланган фәнни-популяр лекция үтте. Аны Казан федераль университетының татар әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Гөлфия Гайнуллина тәкъдим итте.

Галимә чыгышында совет чорында яшәгән классик әдипләребезнең архивлары ни дәрәҗәдә өйрәнелүе, өйрәнелгән материалның яшьләр аудиториясенә ничек тәкъдим ителүе һәм бүгенге көндә бу юнәлештә нинди мөмкинлекләр барлыгы турында сөйләде.


Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләргә көзге каникулларны 26 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр уздырырга киңәш итте.

Каникуллардан соң мәктәп укучыларын өстәмә ял көне көтә. 4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне уздырыла.

Интертат МАХта


Әзер иртәнге ашлар һәм фастфуд ни өчен симерү куркынычын арттыра?

Ультраэшкәртелгән ризыклар, мәсәлән, фастфуд һәм әзер иртәнге ашлар калорияләрнең хроник рәвештә артык булуын китереп чыгара ала.

Ультраэшкәртелгән ризыклар исемлеге: фастфуд, чипсылар, баллы тәм-томнар, камыр ризыклары һәм ярымфабрикатлар. Эчемлекләрдә – газлы сулар, топинглы кофе һәм баллы чәйләр.

Интертат МАХта


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Рәфис Кәлимуллинның әнисе – Фәүзия Кәлимуллина башкаруында «Кунак егет» җыры 😍

Интертат МАХта


Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры мәшһүр шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановның тууына 85 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль спектакль күрсәтте.

Рәшит Әхмәтҗанов иҗаты – татар милләте, тел язмышы, дин язмышы өчен борчылган, милләтнең үткәне һәм киләчәген йөрәге аша уздырып, халыкның үзаңын уяту омтылышы белән сугарылган көрәш поэзиясе.


Уяндыгызмы әле? Әллә ял көне йокы туйдырасызмы?


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Филүс Каһировка Башкортостанның халык артисты исеме тапшырылды!

Котлыйбыз 👏

Интертат МАХта



«Муса» комиксының дүртенче сериясе

Муса Җәлил турындагы тарихның яңа сериясендә төп герой 2294 елгы Берлин буйлап юлын дәвам итә. Тикшеренү секторыннан качканнан соң, Муса, Эльза һәм Андре Түбән Берлинда яшеренеп тора. Әмма Мусаның төп максаты элеккечә кала: ул 1942 елга – үзенең элекке тормыш-көнкүрешенә кайтырга тели. Вакыт өзеклеге булганлыктан, ул булачак заманда беренче тапкыр пәйда булган урын гына аның өчен бердәнбер юл күрсәткече булып тора.

Юлда Муса киләчәк дөньясындагы кешеләрнең гадәти тормышы белән беренче тапкыр таныша. Бу дөньяда иске телләр көндәлек тормыштан юкка чыккан диярлек: кайбер сүзләр төрле гаиләләрнең сөйләмендә әле дә саклана, ләкин аларны башкалар алдында әйтү куркыныч. Андре белән бәйле күренеш аеруча әһәмиятле. Ул әбисенең тавышы яздырылган аудиоязманы сакласа да, әбисе сөйләгән телне үзе инде аңламый.

«Тавышсыз шәһәр» – Муса Җәлил, хәтер, тел һәм үткән белән киләчәк арасында сайлау турында фәнни-фантастик комиксның дүртенче сериясе.


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Яңа комиксыбызның сюжеты турында кыскача сөйлибез һәм сезне татар киберпанкы дөньясына алып керәбез.

КОМИКСНЫ УКЫГЫЗ

Интертат МАХта


10-11 октябрьдә Казанда беренче тапкыр танылган мөселман тренеры Айрат Кәлимуллин истәлегенә джиу-джитсу буенча TWWBJJ WORLD OPEN CHAMPIONSHIP 2026 дөнья чемпионаты узачак.

Камил хәзрәт Сәмигуллин:
«Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев джиу-джитсу дип әйтә алмый, ул татарча «җәеп сүтү көрәше» дип әйтә. Минемчә, әлеге сүз төгәл туры килә: баштан җәясең, көндәшеңне сүтәсең һәм җиңәсең. Мин үзем джиу-джитсу белән 2015 елда шөгыльләнә башладым. Без мәчеттә шөгыльләнә идек, шунда бергә намаз укыдык, чөнки бу спорт белән күбрәк мөселманнар шөгыльләнә.»

Интертат МАХта


Авылга кайтасызмы соң бүген?

❤️кайтам
👎юк
😄мин авылда яшим

2k 1 193

📸«Татар-информ» «Ә безнең түтәлдә...» фотоконкурсын игълан итте

Конкурска нинди фотосурәтләр кабул ителә?
Безнең шартларда үстерелгән экзотик үсемлекләр;
Гадәти булмаган формадагы, төстәге һәм зурлыктагы яшелчәләр белән җиләк-җимешләр;
Кышка әзерләнгән үзенчәлекле тозламалар, кайнатмалар.

Ничек катнашырга?
Фотосурәтне «ВКонтакте» социаль челтәрендәге шәхси битегезгә #Аунаснагрядке хэштегы белән урнаштырыгыз. Язмада фамилиягезне, исемегезне, торак пунктыгызны күрсәтергә һәм бакчагызның нәкъ нәрсә белән таң калдыруы турында кыскача сөйләп китәргә кирәк. Катнашучының бите конкурс үткәрелгән вакытта ачык булырга тиеш, шулай ук оештыручылар белән элемтәгә керү өчен шәхси хәбәрләрне дә ачарга кирәк.

Конкурска 1 катнашучыдан 1 фотосурәт кенә кабул ителә.

Конкурсны үткәрү этаплары:
2026 елның 8-12 октябрь – гаризалар кабул итү.
13-14 октябрь – «Татар-информ» экспертлар составы 10 финалистны сайлап алачак.
15-19 октябрь – «Татар-информ» сайтында 10 финалист арасында тавыш бирү.
20 октябрь – җиңүчеләрне игълан итү.

🎁 Бүләкләр:
Конкурс нәтиҗәләре буенча 3 җиңүче «Татар-информ»нан бүләкләр алачак. Рәсми бүләкләү чарасы октябрь ахырында була. Ясалма рәвештә тавышлар җыю очраклары ачыкланса, эш конкурстан алына.


Кайсы көнне җылырак булачак һәм һава торышы киләсе атнада ничек үзгәрәчәк? Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/v-tatarstane-na-vyxodnyx-ustanovitsya-teplaya-i-dozdlivaya-pogoda-5930369

Интертат МАХта


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Зөлфәт Зиннуров радиодан киткән. Эстрадага кире кайтамы?

Интертат МАХта

Показано 20 последних публикаций.