Интертат: иң популяр татарча медиа


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Новости и СМИ


Иң шәп татарча мәйдан

Связанные каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Новости и СМИ
Статистика

Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Филүс Каһировка Башкортостанның халык артисты исеме тапшырылды!

Котлыйбыз 👏

Интертат МАХта



«Муса» комиксының дүртенче сериясе

Муса Җәлил турындагы тарихның яңа сериясендә төп герой 2294 елгы Берлин буйлап юлын дәвам итә. Тикшеренү секторыннан качканнан соң, Муса, Эльза һәм Андре Түбән Берлинда яшеренеп тора. Әмма Мусаның төп максаты элеккечә кала: ул 1942 елга – үзенең элекке тормыш-көнкүрешенә кайтырга тели. Вакыт өзеклеге булганлыктан, ул булачак заманда беренче тапкыр пәйда булган урын гына аның өчен бердәнбер юл күрсәткече булып тора.

Юлда Муса киләчәк дөньясындагы кешеләрнең гадәти тормышы белән беренче тапкыр таныша. Бу дөньяда иске телләр көндәлек тормыштан юкка чыккан диярлек: кайбер сүзләр төрле гаиләләрнең сөйләмендә әле дә саклана, ләкин аларны башкалар алдында әйтү куркыныч. Андре белән бәйле күренеш аеруча әһәмиятле. Ул әбисенең тавышы яздырылган аудиоязманы сакласа да, әбисе сөйләгән телне үзе инде аңламый.

«Тавышсыз шәһәр» – Муса Җәлил, хәтер, тел һәм үткән белән киләчәк арасында сайлау турында фәнни-фантастик комиксның дүртенче сериясе.


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Яңа комиксыбызның сюжеты турында кыскача сөйлибез һәм сезне татар киберпанкы дөньясына алып керәбез.

КОМИКСНЫ УКЫГЫЗ

Интертат МАХта


10-11 октябрьдә Казанда беренче тапкыр танылган мөселман тренеры Айрат Кәлимуллин истәлегенә джиу-джитсу буенча TWWBJJ WORLD OPEN CHAMPIONSHIP 2026 дөнья чемпионаты узачак.

Камил хәзрәт Сәмигуллин:
«Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев джиу-джитсу дип әйтә алмый, ул татарча «җәеп сүтү көрәше» дип әйтә. Минемчә, әлеге сүз төгәл туры килә: баштан җәясең, көндәшеңне сүтәсең һәм җиңәсең. Мин үзем джиу-джитсу белән 2015 елда шөгыльләнә башладым. Без мәчеттә шөгыльләнә идек, шунда бергә намаз укыдык, чөнки бу спорт белән күбрәк мөселманнар шөгыльләнә.»

Интертат МАХта


Авылга кайтасызмы соң бүген?

❤️кайтам
👎юк
😄мин авылда яшим


📸«Татар-информ» «Ә безнең түтәлдә...» фотоконкурсын игълан итте

Конкурска нинди фотосурәтләр кабул ителә?
Безнең шартларда үстерелгән экзотик үсемлекләр;
Гадәти булмаган формадагы, төстәге һәм зурлыктагы яшелчәләр белән җиләк-җимешләр;
Кышка әзерләнгән үзенчәлекле тозламалар, кайнатмалар.

Ничек катнашырга?
Фотосурәтне «ВКонтакте» социаль челтәрендәге шәхси битегезгә #Аунаснагрядке хэштегы белән урнаштырыгыз. Язмада фамилиягезне, исемегезне, торак пунктыгызны күрсәтергә һәм бакчагызның нәкъ нәрсә белән таң калдыруы турында кыскача сөйләп китәргә кирәк. Катнашучының бите конкурс үткәрелгән вакытта ачык булырга тиеш, шулай ук оештыручылар белән элемтәгә керү өчен шәхси хәбәрләрне дә ачарга кирәк.

Конкурска 1 катнашучыдан 1 фотосурәт кенә кабул ителә.

Конкурсны үткәрү этаплары:
2026 елның 8-12 октябрь – гаризалар кабул итү.
13-14 октябрь – «Татар-информ» экспертлар составы 10 финалистны сайлап алачак.
15-19 октябрь – «Татар-информ» сайтында 10 финалист арасында тавыш бирү.
20 октябрь – җиңүчеләрне игълан итү.

🎁 Бүләкләр:
Конкурс нәтиҗәләре буенча 3 җиңүче «Татар-информ»нан бүләкләр алачак. Рәсми бүләкләү чарасы октябрь ахырында була. Ясалма рәвештә тавышлар җыю очраклары ачыкланса, эш конкурстан алына.


Кайсы көнне җылырак булачак һәм һава торышы киләсе атнада ничек үзгәрәчәк? Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/v-tatarstane-na-vyxodnyx-ustanovitsya-teplaya-i-dozdlivaya-pogoda-5930369

Интертат МАХта


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Зөлфәт Зиннуров радиодан киткән. Эстрадага кире кайтамы?

Интертат МАХта


– 12 июньдә Түбән Камага дроннар һөҗүме вакытында фатирыгызга җитди зыян килде. Өйдә булдыгызмы ул вакытта?

– Без өйдә булдык. Ул көннәрне Казанда үткәрелә торган «Нәүрүз» театр фестиваленә әзерләнә идек. Шуннан соң отпуск башланырга тиеш иде. Өйдә җыену бара. Беркем бернәрсә уйламый, 11 июньдә улым һәм дусларым белән Камага төшеп су коендык. Күңелдә дә сиземләү юк. Төнлә йокларга яттык. Иртәнге 06.00 сәгатьтә шундый хәл килеп чыкты...

Түбән Кама татар дәүләт драма театры артисты Алмаз Хөсәенов белән ИНТЕРВЬЮ

Фото: Рәмис Нәҗмиев

Интертат МАХта


Татарстанда ягып җылыту сезонына һава торышы фаразлары. Тулырак: https://intertat.tatar/news/yly-kys-ham-salkyn-mart-tatarstanda-yagyp-ylytu-sezonyna-hava-torysy-farazlary-5881115

Интертат МАХта



Таныш булыгыз: бу Казанның Киров районы Горсоветская урамында урнашкан 2 нче Ашыгыч ярдәм станциясе хезмәткәре Азам Йосыпов.

Ни өчен күпләр ашыгыч ярдәм хезмәтендә озак эшли алмый? Ашыгыч ярдәмгә баручы табиблар нинди куркыныч һәм тетрәндергеч очракларга юлыга? Бу хакта «Интертат» өчен Гөлнар Гарифуллина интервью әзерләячәк.

Интертат МАХта


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max



Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max


Таныш булыгыз: бу Казанның Киров районы Горсоветская урамында урнашкан 2 нче Ашыгыч ярдәм станциясе хезмәткәре Азам Йосыпов.

Ни өчен күпләр ашыгыч ярдәм хезмәтендә озак эшли алмый? Ашыгыч ярдәмгә баручы табиблар нинди куркыныч һәм тетрәндергеч очракларга юлыга? Бу хакта «Интертат» өчен Гөлнар Гарифуллина интервью әзерләячәк.



Таныш булыгыз: бу Казанның Киров районы Горсоветская урамында урнашкан 2 нче Ашыгыч ярдәм станциясе хезмәткәре Азам Йосыпов.

Ни өчен күпләр ашыгыч ярдәм хезмәтендә озак эшли алмый? Ашыгыч ярдәмгә баручы табиблар нинди куркыныч һәм тетрәндергеч очракларга юлыга? Бу хакта «Интертат» өчен Гөлнар Гарифуллина интервью әзерләячәк.


Ә сезнең өчен мәхәббәт нәрсә ул? Комментарийларда языгыз.

#карточкалар

Интертат МАХта


Кичә ТР Фәннәр академиясендә тарихчы, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Һади Атласиның тууына 150 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференциясе башланды.

Һади Атласиның оныгы Әлфия Атласова:
«Бабам, иң беренче чиратта, укытучы булган. «Үз тарихын белгән халык беркайчан да юкка чыкмас», – дип ышанган ул. Аның бөтен эшчәнлеге бер фикерне раслый: «Тел анда сөйләшкән, укыган һәм язган халык булганда гына яши». Татар теле гаиләдә яңгыраса, сакланачак, ләкин өйдә генә калган тел әкренләп ваклана бара.

Интертат МАХта


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Кыямовлар өздерә👏

Интертат МАХта


Җомга мөбарәк булсын!

Интертат МАХта


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Россия Фәннәр академиясе академигы Роберт Нигъмәтуллин һәм аның тормыш иптәше Венера Нигъмәтуллина «Татмедиа»да кунакта булды.

Алар Татарстаннан читтә яшәсәләр дә, балаларына милли тәрбия бирә алганнар. Шул ук вакытта Мәскәүдә яхшы татар теле укытучысын табуы авыр дип белдерделәр.

Интертат МАХта

Показано 20 последних публикаций.