Татар ядкарьләре


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Познавательное


Татар халкының ядкарьләре, тарих, мәшһүр шәхесләребез, йолалар һәм гореф-гадәтләр - барысы да бу каналда
https://vk.ru/tatar_yadkarlare
https://dzen.ru/tatar_yadkarlare
https://max.ru/tatar_live
https://dzen.ru/tatar_yadkarlare
https://t.me/tatar_yadkarlare

Связанные каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Статистика
Фильтр публикаций


Халык артисты, сизгер һәм кешелекле педагог, зур җәмәгать эшлеклесе, коммунист Ильяс Ваккас улы Әүхәдиевнең тормышы Совет Татарстанының музыка культурасы үсеше белән бик тыгыз үрелеп барды. Ул музыка культурабызның төрле өлкәләрендә сизелерлек эз калдырды: дирижер, педагог һәм оста оештыручы буларак, татар опера сәнгатен үстерүгә, симфоник музыканы халык арасында пропагандалауга һәм музыка кадрларын тәрбияләүгә зур өлеш кертте. Ильяс шул кадәр күп һәм фундаменталь эшләр эшләп калдырган ки, без — аның белән озак еллар бергә эшләгән якыннары һәм дуслары — хәзер, инде менә ул безнең арадан киткәч, хәйран калып, үз-үзебезгә сорау бирәбез: ул эшләрне бер кеше ничек башкарып чыга алды икән? Казанга кайтып эшли башлау белән ул концерт эшчәнлеген җәелдереп җибәрде. Рус һәм Көнбатыш Европа классикларының, татар совет композиторларының симфоник музыкаларын пропагандалап, тиз арада беренче симфонияче татар дирижеры булып танылды...
(Г.Кайбицкая)
#бу_көн_туган_көн

Дирижер, скрипкачы, педагог, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1939) һәм халык артисты (1965) Ильяс Әүһәдиев (25.11.1904-03.02.1968)


Кеше тавыгы каз кебек, йомыркасы баш кебек.

Тагын нинди охшаш мәкальләр беләсез?

#татар_акылы


Рәссам, калиграф Рушан Шәмсетдинов картиналары.

1.Камыр батыр
2. Сафагәрәй хан
3. Сөембикә-ханбикә
4. Габделҗаббар Кандалый
5. Чура батыр
6. "Мирас" журналының тышлыгы
7. Олуг Мөхәммәт хан
8. Дрезден
9. Пәйгамбәр. Шамаил
10. Рушан Шәмсетдинов "Иске татар бистәсе" картинасы янында


Рушан Галәветдин улы Шәмсетдинов 1946 елның 25 ноябрендә Казанның Яңа бистәсендә туа. Казан сәнгать училищесын, соңрак Мәскәү полиграфия институтын тәмамлый. Училищеда укыганда ук татар тарихына багышланган әсәрләр иҗат итә. Диплом эше итеп “Сөембикәнең ире Сафагәрәй белән хушлашуы” дигән тема сайлый, әмма аңа бу эшне башкарырга рөхсәт итмиләр. Яшь рәссам “Җәлилчеләр” картинасын иҗат итә.

Уку йортын тәмамлагач, Рушан Шәмсетдинов мәктәптә укыта, Казан сувенирлар фабрикасында, газета-журналларда бизәүче мөхәррир булып эшли. Рәссам ТАСССР җирле сәнәгать министрлыгы рәссамы булып та хезмәт куя. Аннары ул бик озак еллар Татарстан китап нәшриятында рәссам булып эшли, 500дән артык китап аның бизәлешендә дөнья күрә. “Мирас” журналы чыга башлагач, Рушан Шәмсетдинов яңа басманың бизәлешен үз өстенә ала.

Рушан Шәмсетдинов бик күп тарихи шәхесләрнең образларын тудырган рәссам. Аның “Болгар ханнары”, “Алтын Урда ханнары”, “Казан ханнары” портретлар җыелмалары бар. Ул шулай ук каллиграф буларак та билгеле, 2009 елда гарәп каллиграфиясе буенча Бөтенроссия конкурсында лауреат була. Рәссам бик матур пейзажлар да яза.

Рушан Шәмсетдинов – Татарстанның халык рәссамы. “Рушан Шәмсетдиновның иҗаты Ватан мәдәниятендә якты күренеш”, - дип әйткән аның хакында рәссам Харис Якупов.


Татарстан автономияле республикасының Дәүләт суверенитеты турында декларациясе кабул ителгәннән соң (1990 елның 30 августы) моңарчы бу хакта авыз ачып сөйләргә түгел, хәтта хыялланырга да мөмкинлеге булмаган татар зыялылары үткәндәге бик зур мирасыбызны барлап, аны халыкка кайтару максатыннан "Мирас" журналы (1991) булдырдылар. Айга бер тапкыр чыгып килүче әлеге басма битләре аркылы халкыбыз бөек әдибебез Гаяз Исхакый әсәрләре, Тукаебызның "йозак"та кала килгән әсәрләре, Фатих Кәрими дигән тагын бер язучыбыз иҗаты, шәхесе, тагын әллә кемнәребез белән, гомер тузаны астында махсус күмеп калдырылган тарихи вакыйгаларыбыз белән таныша, укый, белә башладык.
Инде бу көннәрдән соң 35 ел узган, 420 сан дөнья күргән. Журналның һәр битендә бүген дә милләтебезнең зурлыгын һәм көчлелеген танытучы мәкаләләр, очерклар, фотолар урын ала килә.
Алга таба да гел шулай була күрсен. Әлбәттә, бүген илебездә сәбәпләре билгеле булган кытлык заманы. Бу кытлыкның журнал эшчәнлегенә дә үз төзәтмәләрен кертү ихтималы аз түгел. Шулай булса да журнал әле исән, милләт үсешен, киләчәген кайгыртып яшәвен дәвам итә. Иртәгә дә исән булыр дигән өметтә калабыз һәм теләге булганнарны 26 ноябрь көнне булачак чарада көтеп калабыз.
Чарада "Мирас" ка хас булганча шанлы тарихлы милләтебез киләчәге хакында җырларыбыз аркылы да ирешелгән уйланулар, фикерләр булачак. Килегез!
Керү ирекле.
#вакыйгалар


Төн буенча туктамастан, тышта ап-ак кар ява,
Капланып кырлар, болыннар, җир йөзе ап-аклана.
Нинди тиз үзгәреш бу, нинди тиз алмашыну!
Арба урынына бүген кошлар кебек чана чаба.
Нәҗип Думави

#татар_акылы


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Бәрәңге боламыгы белән самса
КИРӘК:
100 мл сөт
1 йомырка
0,5 чәй калагы тоз
1 чәй калагы шикәр комы
1 чәй калагы алма серкәсе
Он якынча 300 гр

70 гр майлау өчен атланмай
Өстенә сыларга 1 йомырка сарысы
ЭЧЛЕК:
2-3 бәрәңге
0,5 стакан сөт
50 гр атланмай
0,5 чәй калагы тоз

Күрсәтелгән азыклар белән йомшак камыр басабыз. Камырны 6 тигез кисәккә бүлеп җәябез. Киң тарелканың төбен майлап, җәелгән камырны урнаштырабыз. Һәр камырны мул итеп майлап, бер-бер артлы тезеп барабыз. Пленка белән каплап, камырны ярты сәгать ял иттерәбез.
Эчлек өчен бәрәңгене пешереп төябез, тоз, сөт, май салып яхшылап болгатабыз. Эчлек әзер.
Ял иткән камырны кунада кул белән генә тигезләп җәябез. Җәелгән камырны конуссыман кисеп, куна өстендә кул белән кабат юкартабыз. Киң ягына эчлекне салып, рогалик формасында бөтереп формалаштырабыз. Өсләренә туглаган йомырка сылап, 180 градуста 35-40 минут пешереп алабыз.
Тәмле булсын!


1972 елда Арча районы Шекә авылы. Рәшит Заһидуллин фотолары. Сезнең якларда да шулай ук идеме?


Сез яшерен телләр беләсезме?

Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексокография бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Ринат Сәфәров "Сүзлекче язмалары" телеграм-каналында яшерен телләр турында яза:

ЯШЕРЕН ТЕЛ
Әти белән әнинең без энем белән аңлый алмый торган телләре 👅 бар иде. Соңрак без аның серенә төшендек тә, ул телнең кирәге калмады. Беркөн барыбыз бергә җыелган чакта, шуны искә төшереп көлешеп алдык.

🫟 Формула белән бирсәң, ул тел болай булыр иде:

тартык + сузык (иҗек) > тартык + сузык + ф + шул ук сузык.

Мәсәлән: «Тифизеферәфәк буфул, софыңгафа кафалафабыфыз. Тыфыштафа сафалкыфын ификәфән. Җыфылыфырафак кифиефен» 🤯. Ягъни: «Тизрәк бул, соңга калабыз. Тышта салкын икән. Җылырак киен».

🫟 Тел белемендә мондый яшерен телләрнең төрләрен, максатларын өйрәнәләр. Алар төрле җәмгыятьтә, хәтта төрле коллективларда була ала. Нигездә барысы да сөйләшкәнне читләр аңламасын өчен кулланыла.

🫟 Менә без куллана торган яшерен телнең дә үз исеме бар, ул инфиксация дип атала икән. Инфиксация ул сүз уртасына ниндидер кушымча (инфикс) кыстыру. Безнең очракта һәр иҗеккә -фа-, -фә-, -фи- һ. ш. ише өстәмәләр (кыстырмалар дисәм дә ялгыш түгелдер) кыстыру булып чыга.

🫟 Шуңа бәйле рәвештә тагын бер кызык искә төште. Һич онытмыйм, моны әнинең энесе көтү көткәндә өйрәткән иде:

Натри раба пердәнкү,
Ныңа шыба пергәнкү,
Реб мыскакыр, реб керткәчи
Ына шаба тергәнбө.

Шәйләп алгансыздыр инде. Монда беренче иҗек сүзнең ахырына килеп кушыла. Әгәр сүз бер генә иҗекле булса, ул арттан алга әйтелә.

🫟 Мондый күренешләр татар тел белемендә һич өйрәнелмәгән бугай. Мәгәр татарның яшерен телләре, аларның башка төрләре һичшиксез бар. Шуларны барлыйсы иде бит.


Елның соңгы чәчәкләре... Ижауда яшәүче Шәфкать Ганиев фотолары,

Соңгы көздә чәчәк аткан, әле алай гына түгел, орлык чыгарып азапланган чәчәкләр күрәсез икән, икесенең берсе. Болар - соң көздә чәчәк ата торган чәчәкләр булырга мөмкин. Алар соң көзгә чәчәк атарга алдан "әзерләнеп" тора.

Ә инде гадәттә җәен чәчәк ата торган үсемлекләр чәчәк ата икән, монысы җылы көзләргә хас гайре табигый хәл. Көз җылы булу сәбәпле, алар "алдана", яз җитте дип хис итеп, чәчәк ата башлый. Гадәттә, бу шәһәрдә ешрак күзәтелә, чөнки асфальт, йортлардан килгән җылылык та өстәлә, көннәр кыска булуга карамастан, алар ел фасылын бутый. Гадәттә, "тәҗрибәсе" зур булган агачлар сирәгрәк алдана.

Безнең күңелләрне юатса да, үсемлекләрнең үзләре өчен бу начар хәл, билгеле. Кисәк килгән суыклар вакытсыз чәчәк аткан мондый үсемлекләрне үтерә.


#татар_акылы


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
📌Әдәп-әхлак турындагы сүзен дәвам итеп, Мансур абый бүген күрешү, сәламләшү тәртибе турында сөйли.
#Мансур_абый_сабаклары


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Лямбрә мишәрләрендә Мордовия Республикасы Лямбрә районы Таваслау (Тау аслы - Черемышево) авылында язып алган җыр. Бу як татарларның табын артында күмәкләшеп башкара торган җырлары, ирләр җырлаган. Башлап җырлаучыны "Җыр күтәрүче" дип атаганнар.

#белә_идегезме?


Гәрчә күрсәң ата-анаңдан җәфалар күп заман,
Син җәфа итмә аларга, бәлки—хөрмәт, и угълан!
Син нидер иттең исә атаң өчен, анаң өчен,
Син да угълыңнан алырсың аны, әлбәт, и угълан!
Дәрдемәнд

ХХ гасыр башының бөек татар шагыйре, җәмәгать эшлеклесе, иганәче, сәнәгатькәр, алтын приискалары хуҗасы
Дәрдемәнд (Закир Мөхәммәтсадыйк
улы Рәмиев)
23.11.1859- 09.10.1921

#бу_көн_туган_көн
#татар_акылы


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Көздән утырткан сарымсакларыбыз ни хәлдә икән? Шуларны барладык бүген.


1982 елның 22 ноябрендә Чаллы шәһәре, генераль секретарь Леонид Ильич Брежневның үлеменә 12 көн дигәндә, Брежнев исеменә үзгәртелә. Тик бу яңа исем шәһәргә берегеп китә алмый. Автошәһәрдә хәтта генераль секретарьга һәйкәл дә куярга өлгерми калалар. Алты елдан соң, ягъни 1988 елда шәһәр активистлары, халыктан күп санлы имзалар җыеп, тиешле органнарга хатлар язып, шәһәрнең тарихи Яр Чаллы дигән исемен кайтаруга ирешәләр.

Брежнев шәһәре исеме 1982 елдан 1988 елга кадәр туучыларның таныклыкларында, ул чорда паспорт алучыларда, иске документларда, фотосурәтләрдә үзенә күрә бер тарих булып калды.

Ә сез бу тарихны хәтерлисезме?

#вакыйгалар


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры

#бу_көн_туган_көн

Гарипова Раилә Мөхәммәтхан кызы (22.11.1946)


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Тагын бер генә менеп карыйм да...

Ә сез моңа нинди исем бирер идегез?


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Ноябрьнең юеш, кояшсыз көннәрен, озын төннәрен бакчабызда әле дә булганнар белән ямьләндерәсе иттек әле. Бәлки сезнең дә күңелләрне күтәрер дидек.

#әйләнә_тирәбез


Ноябрь урталарында иртәнге якта томанлы булса, көннәр җылы һәм юеш торыр.

Сездә дә томанлыдыр?

#сынамыш


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Бүгеннән башлап "Җыр турында җырчы" дигән яңа рубрика башлап җибәрәбез.
🎼
Рубрикабызның беренче кунагы - Россиянең (2026), Татарстанның (1993) атказанган артисты, Татарстанның халык артисты (1999) Фердинанд Сәләхов.

Аның белән корган әңгәмәдә татар халык җырын татарча башкару үзенчәлекләре, таләпләре, артистның үз күңеле, шәхси эчтәлеге һәм тагын башкалар хакында сөйләштек.

#җыр_турында_җырчы

Показано 20 последних публикаций.