Паникага бирелмәгез: 7 октябрьдә 10:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр Башкортстанда хәбәр итү системасын тикшерү узачак
Нәрсә булачак:
● 3 минутка кадәр сиреналар һәм тавыш көчәйткечләр аша сигналлар яңгыраячак;
теле- һәм радиоэфирда тикшерү турында хәбәр тапшырылачак (радио: «Вести ФМ», «Маяк», «Радио России», «Спутник ФМ», «Юлдаш», «Ашкадар»; телеканаллар: БСТ, Беренче канал, «Россия 1», «Россия 24», НТВ һәм беренче мультиплексның башка каналлары);
● Уфада күпфатирлы йортларның подъездларын вакытлыча ачачаклар, тикшерү турында сигналны шулай ук домофоннар аша тапшырачаклар. Бу урамдагы кешеләр якындагы йортларның подъездларында ихтимал булган хәвефтән вакытлыча ышыклана алсын өчен эшләнә.
👉 Кызыл таң: сайт | ВК | ОК | MAX