Өлкәннәр көне уңаеннанКАРТАЮНЫҢ ТУГАН КӨНЕЯшең җитеп пенсиягә чыгу –
Картаюның туган көне ул.
Балаларың үсеп җиткән вакыт,
Төпле тормыш корган чоры ул.
Ә безгә тик шатланырга кала,
Бар да җиткән...Тик саулык кирәк.
Өлкәннәр, дип хөрмәт итсә яшьләр,
Рәхмәтлебез...Тагын ни кирәк!?
Шатланыйк без, шушы яшькә җитеп,
Якты дөньяларны күргәнгә.
Арабызда юк бит инде күпләр,
Бик яшь килеш китеп гүрләргә.
Кайгырышмыйк картаябыз диеп,
Йөрәк белән без бит яшь әле.
Читләп үтсен кайгы-борчулар да,
Яшәү дәрте сүнмәсен әле!
Фәридә Гарипова.
🍁🍁🍁🍁🍁🍁🍁🍁🍁🍁
Шигырь ошаса, ❤👍куябызмы?
Монда тагын бер авторның ШИГЫРЕ бар.